Вакыт та юк, теләк тә. Төнлә ник йокламыйсыз?
Төн. Балалар йоклый. Икәүдән-икәү калгач, әти-әниләр нишли дип уйлыйсыз? Үзебез җавап бирәбез: сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өлкәннәрнең күбесе, тынычлап, кино карый икән. Белгечләр исә, төнлә генә түгел, көндез дә ир белән хатынның аулак вакыты булырга тиеш, дигән. Хәзер аерылышучылар саны күп булуны да бер-береңә вакыт җитмәү белән аңлатканнар.
Барып чыктык, җәмәгать! Баксаң, бүген әтинең – улына, күршенең – күршесенә генә түгел, ирнең хатынына (һәм киресенчә) да вакыты юк икән. Белгечләр үткәргән сораштыру барышында ачыкланганча, әти-әниләрнең, сүз нигездә яшь гаиләләр турында бара, бер-берсенә буш вакыты җитми. Шуңа күрә үзара аралашу, бергә вакыт үткәрү төнгә кала, дигәннәр. Сораштыруда катнашучыларның күбесе әйтүенчә, алар балалар йоклагач, бергә кино һәм төрле тапшырулар карый. Әтиләрнең – 81, әниләрнең 76 проценты шулай дигән. Икенче урында – социаль челтәрләр (71 һәм 61 процент). Беренче өчлеккә телефон аша дуслар белән аралашу да эләккән (66 һәм 53 процент).
– Бүген гаиләдә барысы да төп-төгәл билгеләнгән. Әти акча эшли. Әни балаларны бакчага, мәктәпкә йөртү һәм ашарга пешерү, кер юу кебек хуҗалык эшләре өчен җаваплы. Кич өйдә очрашкач та, һәркем үзенең ни дәрәҗәдә ару-талуы, эштәге күңелсезлекләр турында сөйли башлый. Шуңа күрә хәзер үзара аңлаша алмау аерылышуга китергән төп сәбәпләрнең берсе булуга аптырыйсы юк. Үзара мөнәсәбәт гаиләнең нигезе булып тора. Баштанаяк көндәлек мәшәкатьләргә, эшкә, бала тәрбияләүгә чумган ир белән хатын бер-берсеннән читләшә. Нәтиҗәдә гаиләнең нигезе ныклы булмый, – ди психолог Алисә Закамская.
Статистика мәгълүматларына караганда, ир белән хатын атнасына нибары бер көн икәүдән-икәү генә үткәрә. Аена уртача дүрт көн дигән сүз бу! Ишле һәм кечкенә сабый тәрбияләүче гаиләләрдә бу вакыт иң аз, дигәннәр. Белгеч әйтүенчә, төнлә генә түгел, көндез дә аулак вакыт таба белергә кирәк. Моның өчен нишләргә икәнен дә өйрәткәннәр.
Иң яхшысы – әби-бабайдан ярдәм сорау. Өлкәннәр өчен аларга ышанычыгызны күрсәтү зур шатлык булачак. Өстәвенә, бала баласы балдан татлы, диләр бит. Әби-бабай үтенечегезгә каршы килмәячәк һәм рәхәтләнеп оныкларны карарга булышачак. Янәшәгездә әти-әниләр юк икән, вакытлыча бала караучы, ягъни бибиситтер ялларга мөмкин. Гадәти нянядан аермалы буларак, ул берничә сәгать кенә эшли. Бибиситтер булып, нигездә, студентлар яллана. Аларга катгый таләпләр дә юк. Казанда, мәсәлән, мондый хезмәтнең бер сәгате уртача 200 сумнан башлана. Сез исә, рәхәтләнеп, кинога яки кунакка барып кайта аласыз. Кунак дигәннән, газизегезне сирәк кенә булса да дусларга калдырып торырга мөмкин. Аларга да киләчәктә сезнең ярдәм кирәк булуы бар бит.
– Безнең балалардан: “Төнлә әти-әниегез нишли?” – дип сорасагыз, алар, ике дә уйламыйча: “Ашыйлар”, – дип җавап бирәчәк, – ди Казанда яшәүче Гөлфия Сафина. – Ирем – шәхси оешмада бухгалтер, мин – риэлтор. Өйгә соң гына кайтабыз. Хәер бер бездә генә түгел бу хәл. Дус-ишләребез дә гел чаба, дөнья куа. Яшьләргә бүген тормыш итү җиңел түгел. Күбебез ипотека йөген тарта. Шуңа күрә бердәнбер буш вакыт – төнлә. Балаларны йоклаткач, көндәлек эшләр турында сөйләшәбез, киләчәккә планнар корабыз. Еш кына әңгәмә чәй өстәле янында дәвам итә. Әнә шулай аулакта сыйланып утырганда, аш бүлмәсенә “көтелмәгән кунаклар” – балалар килеп керә.
Гаиләгә бәйле киңәшләр дә бар. Әйтүләренә караганда, ир белән хатын буш вакытның 40 процентын – икәүдән-икәү, ә калган 60 процентын балалар белән бергә үткәрергә тиеш. “Буш вакытым юк, диючеләр үзләрен шул рәвешле акларга тели, шул гына, – ди Мәрзия абыстай Шәрәфиева. – Тормышта бер-береңне аңлау, кадерен белү мөһим. Үзара аралаша белү дә – осталык. Хатын-кыз – ирнең ярдәмчесе һәм төп киңәшчесе. Тик сөйләшә белеп кенә сүз катарга кирәк. Ир-ат көндәлек мәшәкатьләр турында күп сөйләшкәнне яратмый. Һәр нәрсәнең чамасы һәм чиге булырга тиеш”.
Любовь ПРОКОПЬЕВА, табиб:
– Төнлә йокларга кирәк. Чөнки йокысызлык организмны талчыктыра. Бу исә төрле авырулар килеп чыгуга сәбәп булып тора. 26–64 яшьлекләр тәүлегенә уртача – 7–9, балалар исә 9–11 сәгать йокларга тиеш. Алты сәгатьтән дә азрак йоклаучыларда диабет, ашказаны, йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәю куркынычы арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев