Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акча санаганны яратмый. Айга ничә күпме чыгым тотасыз?

Белгечләр исәпләп чыгарган: бүген илдә очын-очка ялгап яшәү өчен, бер бала тәрбияләүче өч кешелек гаиләнең айлык кереме ким дигәндә 58 мең 500 сум булырга тиеш. Росстат китергән саннар – бер нәрсә, чынбарлык кына үзгә. Сораштырудан күренгәнчә, илдәге гаиләләрнең 80 процентының акчасы җитми. Айлык чыгымнарны “ВТ” хәбәрчесе дә исәпләп карады.

Сер түгел, кулдагы акчаны төрлечә туздырырга мөмкин. Кибет киштәсендәге ипинең дә 29 сумлыгы янәшәсендә 56 сум­лыгы сатыла. Аппетитың, дөре­с­рәге, акча янчыгы калынлыгы нинди бит! Чыгымнарны киме­түнең иң яхшы ысулы – кайчан һәм күпме акча тотканыңны тиененә кадәр теркәп барырга кирәк, ди белгечләр. Кыскар­ты­луга эләгү аркасында, өйдә уты­ручы Альбина Госманова күптән шулай эшли икән инде. Айлык чыгымнарның формуласын да исәпләп чыгарган ул. “Без гаиләдә өчәү, кызыбыз бакчага йөри. Акчаны ирем эшли. Гаилә “бюджеты”н алып бару өчен махсус дәфтәр башладым. Анда ай саен бөтен чыгымнарны язып барам. Бу айда гадәттәгедән күбрәк акча тотканбыз икән, ди­мәк, киләсендә итәк-җиңне җыяр­га туры киләчәк. Чыгым­нарны түбәндәге формула буен­ча исәплим: ашау-эчү + бакча + кирәкле кием-салым + башкасы (туган көннәр, бәйрәмнәр) + кредит, ипотека + ТКХ түләүләре = мәҗбүри чыгымнар”, – ди Альбина Госманова.

 
Янчыктагы акчаның су уры­нына агуыннан туйгангамы, уз­ган айда “ВТ” хәбәрчесе дә чы­гымнарын исәпләп карады. Әйтергә кирәк, акчаны туздыруы гына рәхәт. Аны эшләп табу, ә аннан бигрәк, бу сумнарның кая киткәнен күрү кыен нәрсә булып чыкты. Еш кына кирәкмәгән әйберләргә дә шактый акча тотыла икән ләбаса. 


Ашамыйча яшәп булмый, шу­ңа күрә чыгымнарны ипи-сөт­кә киткән акчадан башладым. Көн саен ук булмаса да, ике көннең берендә кибеткә ке­рергә туры килә. Ә анда ким дигәндә 500 сум акча “калдырып” чыгасың. Бәрәңге-кишер, ит-май авылдан килә дип саныйк. Бик кысып тотсаң да, ай саен ашау-эчүгә ким дигәндә 7,5–8 мең сум акча китә. Тик кибеттә тәмле ризыкка да күз төшә шул. Улым бакчага йөри, айлык түләү 3 мең 725 сум тәшкил итә. Югарыда телгә алган формулада баланы өстәмә түгәрәкләргә йөртү хакы кермә­гән. Ярар, бу – мәҗбүри чыгымнар түгел, ди. Югыйсә каратэ, футбол һәм брейкданска ай саен 5 мең сумга якын акча түлибез. Өлкәннәр булган кием-салым белән генә йөреп тора алса да, бала-чага синең чыгымнар турында белми. Улым ай башында ук бакчадан чалбар тезен ертып кайтты. Бер тапкыр ямау салган идек инде, тукымасы юкарып беткән тездә икенче ямаулыкка урын калмаган. Чыгымнар исемлегенә тагын 2 мең сум “өстәдем”. Март бездә бәй­рәмнәр ае булып исәпләнә. Бер айда алты апа-сеңел туган. Шуңа күрә чыгымнар бермә-бер арта. Җитмәсә, кинотеатрда яңа мульт­­фильм чыккан. Соңгы арада бакчада балалар шул хакта гына сөйләшә. Ялларда гаилә белән мультфильм карарга бардык. Бер билет 260 сум тора.


Социаль ипотекага алган фатирга айлык түләү 10 мең сум чамасы. (Сүз уңаеннан, илдә яшәүче ике гаиләнең берсе ипотека яки кредит түли, ул уртача 13–18 мең сум тәшкил итә, ди белгечләр). Чүпрә салып кабарткан камыр кебек гел артып торган коммуналь түләүләр исә – 7 мең сум. Акча аркасында гаи­ләдә тавыш та чыкты. Баксаң, формулага юл чыгымнары кер­мәгән икән. Бензинга киткән чек­ларны җыеп исәпләгәннән соң, гаиләдә бер машина “асрау” аена ким дигәндә 5–6,5 мең сумга төшүе ачыкланды. Җәмәгать транспортында йөрсәң, очсызрак, аена 2 мең сум чамасы китә. Бәлки, җәяү генә йөрергәдер?! Әмма авылга да кайтасы бар. Буш кул белән ничек юлга чыкмак кирәк? Шөкер, язга кергәч авырмадык. Дару бәяләрен үзе­гез беләсез.


Кыскасы, мартта мәҗбүри (!) чыгымнар гына 51 мең 225 сумга тулды. Әле тагын баланы сөен­дерәм дип уенчык та сатып алынган, таксига да шактый утырылган... Кәеф тәмам кырылды һәм бүтән мондый исәп-хисап алып бармаска булдым. Кем әйт­мешли, белмимнең беләге авыртмый.


Пенсионерлар азрак ашый?!


Росстат мәгълүматларына әй­ләнеп кайтыйк. Белгечләр әй­түенчә, бүген илдә яшәүче гаи­ләләрнең 79,5 процентының иң кирәкле әйберләр сатып алырга да акчасы җитмәгән чаклары була. Бу хакта сораштыруда катнашучылар үзләре әйткән. Рес­пондентларның 15 проценты безнең матди хәлебез бик кат­лау­лы, дигән. Белгечләр мондый тикшеренүне ике елга бер тапкыр үткәреп тора икән. 2016 ел белән чагыштырганда, акча җит­ми дип зарланучылар 5 процентка кимегән. Әллә яхшырак яши башлаганбыз, әллә акчаны кысыбрак тотарга өйрәнгәннәр.


Тикшерү барышында яшьләр һәм өлкәннәрнең чыгымнарын да чагыштырып караганнар. Ике пенсионерга очын-очка ялгау өчен аена 38 мең 300 сум да җитә, дигәннәр. Яшь парлар дөньяның рәхәтен татып яши, ахры. Аларга аена 69 мең сум акча кирәк. Иң кыены – ишле гаиләләргә. Ким дигәндә өч баласы булганнарның айлык минималь чыгымнары 82 мең сум тәшкил итә.


Бүген илдә яшәүче гаиләләр­нең яртысының телевизор ватылу, юыну бүлмәсен су басу кебек көтелмәгән чыгымнарга тотарлык маясы юк. Сораштыруда катнашучыларның нибары 21 проценты, ел әйләнәсе үзебез теләгән җиләк-җимешне сатып алып ашыйбыз, дигән. Илдә яшәүче һәр дүртенче гаилә Яңа ел, туган көн кебек бәйрәмнәрне зурлап үткәрә алмый. Тагын шул ук кадәресе ялын өйдә генә үткәрергә мәҗбүр. Илдәге гаи­ләләрнең өчтән беренең, ел фасылына карап, һәр кеше саен икешәр аяк киеме сатып алырга акчасы җитми. Әкияттәге патша: “Халык нигә ач, ник пылау ашамый?” – дип аптыраган кебек, Мәскәү Кремлендә аяк киеменә бәйле саннарны ишет­кәч, га­җәпләнү бел­дергәннәр хәтта. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: “Без бу саннарны аң­ламадык”, – дигән. Росстат вәкилләре исә: “Бу мәгълүматны төрле яклап карарга кирәк”, – дип кенә киңәш итә алган. Нишлисең, туры сүзгә җавап юк.


Кәрзин “авырайган”

 

Күктән җиргә сөйрәп тө­ше­рүче саннар да бар анысы. Узган елның дүртенче чирегенә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда җан башына туры килгән яшәү минимумы – 8 мең 709 сум. Эшкә сәләтлеләр өчен ул – 9 мең 276, пенсионерларга – 7 мең 121, балаларга 8 мең 723 сум тәшкил итә. Ягъни җан асрау өчен һәркайсыбызга әнә шул кадәр акча кирәк. Чагыштыру өчен, ил күләмендә яшәү минимумы – 10 мең 326, ә Мәскәүдә ул – 16 мең 87 сум. Тормыш сыйфатын билгеләүче тагын бер күр­сәткеч – минималь хезмәт хакы. Быел ул ил кү­ләмендә 11 мең 280 сум булса, Татарстанда аны 12 мең сумга җиткерү бурычы куелган.


Кулланучы кәрзине турында да онытырга ярамый. Ул яшәү минимумыннан чыгып исәп­ләнә. Бу – кешенең бер (айга) елга җитәрлек ихтыяҗлары җыел­масы. Кулланучы кәрзиненә кеше ел дәвамында куллана торган хезмәтләр, кием-салым кебек товарлар һәм бер елга җитәрлек азык-төлек исемлеге кертелгән. Бүген Татарстанда әлеге күрсәткеч 15 мең 163 сум тәшкил итә. Кәрзиндә билге­ләнгән акчаның яртысы – азык-төлеккә, 25 проценты – кием-салымга, тагын шул ук кадәресе хезмәт күрсәтү өлкәсенә сарыф ителергә тиеш. Узган ел ахырында республикада әлеге күр­сәткеч 330 сумга кыйммәтләнгән дә әле.


...Чыгымнар тагын да артмагае. Белгечләр әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, быел куллану бәяләре алты тапкыр тизрәк үсә. Мартта яшелчә бәя­ләре сизелерлек артуын әйт­кәннәр. Мәсәлән, кәбестә ел башыннан бирле 40 процентка кыйм­мәтләнсә, узган айда 12 процентка югары “сикергән”. Аның артыннан томат (33%) һәм кишер (21%) бәяләре дә калышмый. Әллә чыгымнарны яңадан исәпли башларгамы?

 

Сүз уңаеннан, ел башына алынган мәгълү­матларга караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 34 мең 200 сум тәшкил итә. Былтыр айлык акча 8,6 процентка арткан. Казан халкы исә 41 мең 885 сум акча алып эшли, ди. Бу – урта һәм зур предприятиеләрдә эшләүче­ләр­нең уртача айлык кереме, дип хәбәр иткән шәһәр башкарма комитеты.

 

Белгеч сүзе

 

Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы:


– Бүген яшьләргә дә, бала тәрбияләүче гаиләләргә дә җиңел түгел. Хөкүмәт алып бара торган ярдәм чараларының күбесе өч яшькә кадәрге сабыйларны исәптә тота. Ә зуррак балаларга бернинди ташлама юк. Бала-чаганың өс киеме бәясе зурларныкыннан калышмый. Әле баланы өстәмә шөгыльләндерәсе дә килә. Димәк, чыгымнар арта. Без бер балага атна саен мәктәптә ашарга 500 сум акча салабыз, әле анысы да җитми. Өстәмә түләүләр керемнең күп өлешен алып тора. Күп балалы яки яшь гаиләләрнең күбесе беренче вакытта фатирны арендага алып тора. Торак бәясен, коммуналь түләүләрне дә кушсаң, шактый саллы сумма килеп чыга. Барысын бергә исәпләсәң, очын-очка ялгап яшәүчеләр күп булырга мөмкин. Авыл турында әйткән дә юк. Салада уртача хезмәт хакы 18-20 мең сумнан артмый. Әле шуның 20 процентын натуралата түлиләр. Тормыштан тагын бер мисал: югары уку йортларында укучыларга стипендия түлибез, диләр. Аның күләме – 1,5–2 мең сум. Үз вакытында безгә укыганда 40–45 сум стипендия түлиләр иде. Ул чорда уртача хезмәт хакы 120 сум тәшкил итте. Безнең стипендия айлык акчаның 30–35 проценты кадәр булган. Ягъни бүген стипендия 10–12 мең сум булырга тиеш. Студентлар ничек яшәргә тиеш? Әнә шул күзлектән чыгып караганда, өч кешелек гаиләгә очын-очка ялгап яшәү өчен аена ким дигәндә 60 мең сумга якын акча кирәк дигән фикер белән тулысынча килешәм. Бүгенге көн белән генә дә яшәргә ярамый. Мая туплау, ни дә булса сатып алу, балаларны укыту өчен акча җыярга телисең икән, чыгымнар артачак. Гомумән, бүгенге икътисади шартларда без айлык керемнең 25–30 процентын җыеп барырга тиеш, дип саныйм.

 

Айлык чыгымыгыз күпме?

 

Дамир НАСЫЙБУЛЛИН, чәчәк кибетләре хуҗасы (Казан):


– Мул тормышта яшәргә телисең икән, һәр тиен исәптә булырга тиеш. Дүрт кешелек гаиләбезнең айлык чыгымнары 80 мең сум тирәсе тәшкил итә. Мәсәлән, улларыма көндәлек кирәк-яракка атнага бишәр йөз сум акча бирәм. Бу акчага көн саен кәнфит сатып алалармы, зуррак нәрсәгә җыялармы – аларның эше. Әти, кесә телефоны алып бир, дип сорау гадәте юк. Чыгымнарның өчтән берен хатыным түли. Ул үзе йөртә торган машина кредитын каплап бара.

Алмаз ВӘЛИТОВ, авылда бакча җиләге үстерү белән шөгыльләнүче (Нурлат районы, Якты Күл авылы):


– Без гаиләдә дүрт кеше: мин, хатыным, бала һәм әни. Гомумән алганда, айлык чыгымнар 40–50 мең сумга тула инде. Авыл җирендә хезмәт хакы шәһәрнекеннән азрак дисәләр дә, без мал асрарга да тырышабыз бит әле. Шуңа күрә салада өстәмә керем чыганагы бар. Тырышып эшләгән кешегә авылда да мөмкинлекләр җитәрлек. Без бәрәңге бакчасында җиләк үстерә башладык. Былтыр уңыш алдан фаразлаганнан азрак булды. Бу  һава шартларына бәйле. Ярты бакчадан якынча 100 мең сумлык җиләк саттык. Быел тагын да зуррак уңыш алырга өметләнәбез. Хәзер кибеттә азык-төлекнең сыйфаты бик үк яхшы түгел. Без, авыл халкы, табигый ризык тәкъдим итеп алдыра алабыз. Эшләргә генә кирәк. Тик әзер продукцияне сату урыннары гына күбрәк булсын иде. 

Динә ЗАКИРОВА, скрипкачы:


– Мин – бәхетле хатын-кыз. Гаиләдәге чыгымнар турында белмим. Болар барысы да – тормыш иптәшем җилкәсендә. Мин исә өйгә азык-төлек сатып алу өчен җаваплы. Акча, күпме булса да, бетә инде ул. Рестораннарга йөрмибез, әллә ни кәттә киенмибез, уртача яшибез. Тик акча юк дип аптырап та ятмыйбыз. Хәлдән килгәнчә тырышабыз. Җиң сызганып тормыш итмәсәң, китереп бирүче юк. Без дә башкалардан артык түгел. Аермабыз бары тик һөнәребезгә генә бәйле. Ничек бар, шулай яшибез.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев