17 август 2019 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова «Соңгы вакытта Коръәнгә обновленияләр киләме соң?.. Аңламыйм! Аңлатыгыз әле…»
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзен борчыган сорауларга ачыклык кертмәкче. Быел ул берничә җирдә корбан ашында була. Аны төрле җирдә төрле йола булуы шаккатыра.
-
Вәхшиләр Кабан күлен бозганнар
Бүген төнлә вәхшиләр Кабан күлендә урнашкан объектларны краска белән бозып чыкканнар. Бу хакта ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова үзенең “Инстаграм” битендә хәбәр итә.
-
Болгар – Казан юлында «Ауди» машинасы зур тизлектә юл читенә төшеп киткән
Юл-транспорт һәлакәтендә ир-ат һәм хатын-кыз зыян күргән. Алар ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә китерелгән.
-
Россиялеләргә автомобильләрдә компактлы билгеләр кулланырга рөхсәт иттеләр
Әлеге хокук 4 августта рәсми төстә үз көченә керәчәк.
-
Чаллыда алты машина бәрелешкән авариядә бер кеше һәлак булган
Бүген көндез Автошәһәргә керү юлындагы күпердә юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Теләчедә үткән Театраль Сабан туенда Алмаз Фәтхуллин абсолют батыр калды
Театраль Сабан туе батырын жирәбәсез, төрле авырлыкта батыр калган көрәшчеләрне көч сынаштырып ачыкладылар.
-
Тыңламый калмагыз
18 августта 16 сәгатьтә “Болгар” радиосының “Яшәү яме” тапшыруын алып баручы Шәмсия Җиһангирова Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Рәйсә Имамиева белән турыдан-туры эфирда әңгәмә үткәрә.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгында эштә чипсылар сатуны чикләргә тәкъдим иттеләр
Ведомствода эш бирүчеләргә ашханә, кафе һәм автоматларда яшелчә соломкасы, алма чипсысы һәм бөртекле батончиклар сатарга тәкъдим итәләр.
-
WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә бушлай шаттллар йөриячәк
Тамашачыларга танырга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.
-
КҮҢЕЛЛЕ ДӘ, ЧЫГЫМЛЫ ДА, СИН, ЯҢА УКУ ЕЛЫ!
Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Бу көннәрдә мәктәп яшендә баласы булган һәрбер әти-әни күңелле мәшәкатьләр белән яши. Яңа уку елы шактый зур чыгымнар да сорый. Гаиләләрдә мәктәпкә әзерлек эшләре барамы? Шулар хакында кызыксынып берничә әнигә мөрәҗәгать иттек.
-
Гөлнара Зиннәтуллина телевидениедә иң еш ясала торган хаталы сүзләрне атады
Журналист “чара” һәм “бүгенгесе көндә” сүзләрен ничек кулланырга кирәк икәнен аңлатты.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада завод хезмәтчәннәре белән очрашты һәм «Тема 37» мәктәбендә булды
14 август көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Ул Түбән Кама ЦМК-шиналар заводы эшчеләре белән очрашты. Шулай ук яңа төзелеп килүче «Тема 37» мәктәбендә булды.
-
Динә-Рафаэль Латыйповлар: “Ялгышулар хаталарны төзәтергә өйрәтте”
Кичә, 16 августта Татарстанның атказанган артисты Рафаэль Латыйповның туган көне иде. Шул уңайдан аның тормыш иптәше Динә ханым Инстаграмында аңа сөю хисләре белән үрелгән котлавын җиткергән. Һәм дәвам итеп, үзе белән интервью да тәкъдим иткән.
-
Бакчачыларга ярдәм итү программасында үзгәрешләр көтелә
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» нең 2020-2021 елларга бакчачылык ширкәтләре инфраструктурасын капиталь ремонтлауның уңышлы республика программасын озайту тәкъдимен хуплады.
-
Кыр эшләре барышы
Районыбыз игенче-механизаторлары уракта уңайланып киткән һава шартларыннан максималь файдаланып калырга тырыша.