17 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сабаның ирекле “Волонтер” үзәге игелек өләшүен дәвам итә
Яңа уку елы башланыр алдыннан волонтерлар Икшермәнең "Тургай" приютында тәрбияләнүче балаларны "Безнең сәламәтлек - безнең кулларда!" дигән акция оештырып сөендерделәр. Үзәкнең координаторы, Саба гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Алинә Хәбибрахманова оешма эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, тәрбияләнүчеләр белән хәрәкәтле уеннар оештырылды, нәниләргә районыбызның мәктәп укучылары көче белән хәстәрләнгән йомшак уеныклар таратылды. Бу...
-
Татарстанда Ерак Көнчыгышта су басулардан зыян күрүчеләргә акча җыю оештырылды
Татарстанда Ерак Көнчыгышта су басулардан зыян күрүчеләргә акча җыю оештырылды. Президент Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе әлеге максатка 100 мең сум акча күчерде инде. Республикада кеше бәхетсезлегенә битараф калмаган башка кешеләр дә аның үрнәгенә иярде. Искә төшерик, "Булгария" теплоходы фаҗигасыннан соң да Татарстанга илнең төрле төбәкләреннән ярдәм күрсәтелгән иде. Су басудан...
-
Сабалылар онлайн интернет мәдрәсәдә белем үзләштерә алачак
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең белем бирү белән бәйле уникаль проекты тормышка ашырыла - онлайн интернет мәдрәсә (baytalhikma.ru) эшли башлады. Әлеге анда берничә дәрес кенә урнаштырылган, тиздзн сайт тулысынча эшли башлар дип вәгъдә итәләр. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның социаль челтәрдәге шәхси битендә хәбәр ителә. "Татар-информ"
-
Район балалар думасы активистлары район халкын оешмалары белән таныштырды
Татарстан варислары берлегенең туган көне уңаеннан Район балалар думасы активистлары Саба гимназиясеннән - Алинә Хәбибрахманова, Юлбат урта мәктәбеннән - Резеда Рәхимуллина, балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Вафина Эльвира Рәис кызы "Саба дулкыннары" радиосында әзерләнгән тапшыруда чыгыш ясадылар. Бүлек мөдире балалар оешмаларының эшчәнлеге, максатлары, алда торган бурычлары белән таныштырса, активистлар...