18 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Туйда кияү кәләшне янгын машинасында йөрткән [+фото]
Чаллыда Ранас белән Руфинәнең туй вакытында кияүнең эш урынына кергәннәр. Кияү "МЧС" хезмәтендә эшли икән. Озак уйлап тормыйча фотосессияне шунда ук оештырырга булганнар. фотолар:Туйлар.ру
-
"Мерседес" белән Казаннан Сабага кайту 170 сум гына
Казанда яңа ачылган "Көнчыгыш" автовокзалыннан Байлар Сабасына автобуслар йөри башлый.
-
Казанда берьюлы өч рекорд куелган
2015 елда Казанда туучылар саны буенча янәдән рекорд куелган: былтыр 24063 сабый - 12261 малай һәм 11802 кыз туу очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч, 2014 ел белән чагыштырганда, 5 процентка, ягъни 1114 сабыйга күбрәк дигән сүз. Соңгы 15 ел эчендә туучылар саны 3 тапкырга арткан. Демографик рекордның тагын берсе - соңгы...
-
Павел Астахов: Укучыларга мәктәптә гаджетлардан файдалануны тыю зарур
Белем бирү хезмәте күрсәтү турындагы килешүдә мәктәпләрдә интернетка чыгу мөмкинлеге булган шәхси гаджетлардан файдалануга тыю кертү зарур. Бу чара балаларны куркыныч мәгълүматтан якларга ярдәм итәчәк, дип саный РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов. "Хезмәт күрсәтү турындагы килешүгә интернетка чыгу мөмкинлеге булган шәхси җайланмалардан файдалануны тыю турындагы пункт...
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә искечә Яңа ел бәйрәме [+фоторепортаж]
Иске стиль белән Яңа ел бәйрәмен Олы Кибәче авыл җирлегендә дә бик матур итеп оештырдылар. Клуб, китапханә, медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр белән берлектә,авылыбызның иң авыр тармагы -терлекчелектә эшләүчеләр дә әлеге бәйрәмгә зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр.
-
Гыйнвар аенда Сабада 8 исерек тоткарланган
Саба районы ЮХИДИ хезмәте хәбәр итүенчә, гыйнвар аеның 18 көнендә районда исерек килеш руль артында булган 8 кеше тоткарланды. Алар арасында Иштуган авылында яшәүче кабаттан эләгүче машина йөртүче дә бар. Хәзерге көндә аны җинаять кодексының 264 статьясы буенча суд көтә. Калган 7се беренче тапкыр эләгәләр.
-
Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Бүген, 18 гыйнвар көнне Байлар Сабасында 2 юл-транспорт һәләкате була. - "Тулпар" рестораны каршында - Далняя урамында
-
Балалы гаиләләргә ярдәм итәләр
Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде). Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме артты....
-
Вәхшилек: кызны кыйнап, бәдрәф суы эчерткәннәр [+видео]
Егетләрнең бер-берсен үтергәнче кыйнаганнарын күргән бар иде. Ә менә кызлар сугышуына беренче тапкыр тап булдык! Ульян өлкәсендәге бер көллият тулай торагында коточкыч хәлне видеога төшерәләр. Өч студент кыз яшьтәшен кыйный һәм мыскыллап башын бәдрәфкә тыга. Бу хәл 12 нче гыйнвар көнне була. Хәзер тикшерү бара. Әлмәт таңнары
-
10 яшьлек балаларга да машинада креслосыз йөрергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр
Балаларны машинада йөртү кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин. Үз тәкъдимнәрен Дәүләт Думасы депутаты, либерал-демократ Иван Сухарев керткән. Аның сүзләренчә, кайбер балалар буе һәм авырлыгы буенча 10 яшьтә дә әти-әниләрен узып китәргә мөмкин. Шуңа да балалар креслосында йөрү аларның сәламәтлегенә күбрәк тә зыян салырга мөмкин. Бу проблеманы хәл итү өчен депутат балалар креслоларын...
-
Рөстәм Миңнеханов: “Без Татарстан Республикасы чикләрен төгәл күрсәтергә тиеш”
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләренең бары 50 проценты гына дәүләт кадастрына кертелгән. Ә республиканың административ чикләре кадастрда бөтенләй дә билгеләнмәгән. Федераль Кадастр палатасы йөкләмәсе буенча, бу эш 2016 ел дәвамында башкарылырга тиеш. Бу хакта бүген ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте. Ул доклад белән Дәүләт теркәве, кадастр...
-
Тимершык авыл мәдәният йортында Газиззянов Илфатның хәтер кичәсе [фоторепортаж]
фотолар: http://saby.tatarstan.ru
-
Саба районы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең семинар-киңәшмәсе [фоторепортаж]
фотолар: http://saby.tatarstan.ru
-
16 яшьлек Сара Садыйкованың фотосы 25 меңгә сатыла [+фото]
Казанда бер ир-ат Сара Садыйкованың 16 яшьтә төшкән фотосын сата. Гаилә архивындагы фотоның бәясе 25 мең сум. «Авито» популяр интерен-игъланнар сайтында аклы-каралы фотография һәм гарәп телендәге хат урнаштырылган. Сатучы хәбәр иткәнчә, фотода татар халкының яраткан актрисасы һәм җырчысы, танылган композитор Сара Садыйкова сурәтләнгән. Анда аңа якынча 16 яшь. Игълан авторы...
-
Атнаның беренче көне җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 18 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.