Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: “Без Татарстан Республикасы чикләрен төгәл күрсәтергә тиеш”

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләренең бары 50 проценты гына дәүләт кадастрына кертелгән. Ә республиканың административ чикләре кадастрда бөтенләй дә билгеләнмәгән. Федераль Кадастр палатасы йөкләмәсе буенча, бу эш 2016 ел дәвамында башкарылырга тиеш. Бу хакта бүген ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте. Ул доклад белән Дәүләт теркәве, кадастр...

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре чикләренең бары 50 проценты гына дәүләт кадастрына кертелгән. Ә республиканың административ чикләре кадастрда бөтенләй дә билгеләнмәгән. Федераль Кадастр палатасы йөкләмәсе буенча, бу эш 2016 ел дәвамында башкарылырга тиеш.

Бу хакта бүген ТР буенча Кадастр палатасы директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте. Ул доклад белән Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең һәм "Росреестрның федераль кадастр палатасы" учреждениесе ТР буенча филиалы уртак утырышында чыгыш ясады. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, ТР Президенты Аппараты, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һ.б. рәсми затлар катнашты.

Ленара Мозаффарова сүзләренчә, ТРның дәүләт кадастрында чикләре булмау башка төбәкләргә үз чикләрен анда кертергә комачау итми. Бу өлкәдә Оренбург өлкәсе һәм Мари Эл Республикасы эшли башлаган да инде. Татарстан үз чикләрен күрсәтмәгән очракта, республика чикләре Россиядә әлеге төбәкләр биргән мәгълүматлар буенча билгеләнәчәк. Бу исә өстәмә кыенлыкларга китерүе ихтимал.

ТР буенча Кадастр палатасы директоры республика чикләрен билгеләү әлегә беркемнеке дә саналмаган яңа җирләрне үзләштерү һәм салым салу өчен менә дигән мөмкинлек булуын да ассызыклады. Моннан тыш, төбәкләр арасында чикләр бүлү буенча бәхәсләр булдырмау өчен дә ныклы нигез барлыкка китерәчәк.

Л. Мозаффарова хәбәр иткәнчә, әлеге эшне башкару, республика чикләреннән ерак түгел урнашкан җир участоклары булган гражданнар өчен дә файдага гына булачак. "Төгәл мәгълүматлар булган очракта, шәхси җирләрнең Россия субъектлары чикләре белән кисешүен булдырмый калырга мөмкин. Милек хуҗалары җирләрне үзләренә теркәгәндә кыенлыклар тумаячак", - дип аңлатма бирде ул.

Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов үз фикерен җиткерде һәм республика чикләрен дәүләт кадастрына кыска вакытларда кертергә йөкләмә бирде. "Без Татарстан Республикасы чикләрен төгәл күрсәтергә тиеш", - диде ул.

Лилия Локманова

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев