Бүген - автомобильчеләр көне
Район яңалыклары

Бүген - автомобильчеләр көне

Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез — Автомобильчеләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗын тәэмин итү буенча авыр һәм мактаулы эш башкаралар. Әлеге һөнәр ияләре җәлеп ителмәгән бер генә өлкә дә юк. Юллар салынсынмы, торак төзелсенме яки авылларыбыз төзекләндерелсенме — барлык участокларда да хезмәт уңышы беренче чиратта транспорт белән идарә итүчеләргә бәйле. Һәр көнне район юллары буйлап йөзләгән техника хәрәкәт итә. Шоферлар иртәдән-кичкә кадәр юлда.

 Һәркемгә барасы юллары бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен. Барлык автомобильчеләргә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, юлда үзара хөрмәт, ышанычлы техника һәм һәрвакыт уңышлы чакрымнар телибез!
Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитет.

фото https://saby.tatarstan.ru/


Нет комментариев