18 апрель 2015 яңалыклары
-
Райондашыбыз Гөлсинә Галимуллина - «Ел китабы» җиңүчеләре рәтендә [+исемлек]
Кичә Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен атадылар. Бәйгегә 219 китап тәкъдим ителгән булган. 47се - татарча проза, 29ы - татарча шигъри җыентыклар, 46 балалар китабы, 49ы - рус телендә бастырылган матур әдәбият, 48е - публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр (шуларның 22се татарча, 26сы русча). Иң укыла торган китаплар...
-
Сәйдә Мөхәммәтҗановага "Голос"та җиңәргә әз генә җитмәде [+видео]
"Голос.Дети" проекты тәмам. Сәйдә Мөхәммәтҗанова Пелагея командасыннан 40,9% тавыш белән беренче булса да, финалның соңгы этабында җиңә алмады. 1 урын - Сабина Мостаевада. Менә Сәйдә чыгышлары:
-
Сабада да демографик кризис сизелә
Агымдагы елның I кварталында районда 85 баланың тууы теркәлде. Бу - былтыргының шул чоры күрсәткеченә караганда 19га ким. Шулай ук язылышучылар да азайган. Былтыр I кварталда 47 никах теркәлгән булса, быел 31 генә яңа гаилә барлыкка килгән.
-
Район шашкачыларыбыз –3нче урында
Быел җәй Мамадышта узачак "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында 10-12 апрельдә Биектауда шашка буенча Татарстан чемпионаты үткәрелде. Әлеге ярышта районыбыз данын спорт мастерлыгына кандидатлар Нәзир Дәүләтгәрәев, Гүзәл Кәримова, Илфат Ханнанов, инвалидлар оешмасының спорт клубы җитәкчесе Азат Әхмәтов яклады. Юлбат урта мәктәбе укучысы Гүзәл Кәримова шәхси беренчелектә -III, Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев IV урыннарны...
-
Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүе өчен Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Сабирулла кызы Вафина Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен җаваплылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыяте сыер савучысы Гөлия Тимергали кызы Дәүлиева, җаваплылыгы чикләнгән "Эзмә сөт комплексы"...
-
Имамнарсыз калмабызмы
Буыннан-буынга күчкән әхлакый кыйммәтләр бар. Балага исем куштыру, никах укыту һәм кешене соңгы юлга озатканда ясин уку җәмгыять диннән ваз кичкән заманда да сакланып калды. Үзләрендә булмаса, мулланы күрше авыллардан алып килде халык. Әмма соңгы елларда дингә кайтсак та, дини йолаларны үтәүчеләр олы яшьтә, аларга алмашка килүчеләр кимегән, юк дәрәҗәсендә...
-
Бүгеннән язгы ау чоры башланды
Апрельнең 3нче шимбәсеннән Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачылачак һәм 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Язгы ау объектлары: казлар (сорыдан башка); ата үрдәкләр; тәлләтәвеч; көртлек; суер. Татарстан Республикасы территориясендә яз көне 1 көнгә түбәндәге нормалар билгеләнгән: каз - 2 баш; ата үрдәк - 3 баш; тәлләтәвеч - 3 баш....
-
Абзар төзесәң – 200 мең
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән 3-8 сыер асраучыларга республика бюджетыннан сөт юнәлешендәге терлекчелек биналары төзүгә 200 мең сумга кадәр субсидия бирү күздә тотыла.
-
Cавым аппаратына субсидия
Бу көннәрдә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл җирлекләре башкарма комитетлары 3-8 баш савым сыер асраучы, республика субсидиясеннән файдаланып савым аппараты сатып алырга теләүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларны барлый. Программа буенча 2015 елда савым аппараты сатып алган ярдәмче хуҗалыкларга аппарат бәясенең 40 процентын субсидияләү күздә тотыла. Республикада бу максатка 20...
-
Нәсел эше азыкка да бәйле [+фоторепортаж]
Белгечләр сөт терлекчелегендәге нәсел эшен анализлап, аксымга бай һәм энергиясе югары булган азык культуралары үстерүгә игътибарны арттырырга, бер сыерга ярты гектар рапс, рыжик, кукуруз чәчү һәм мул уңыш үстерү мөһимлеген әйтте.