18 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Татарстанда кабат коточкыч авария: 2 кеше вафат, 6 кеше зыян күрә
17 сентябрьдә Алабуга районының М-7 трассасында 22 сәгать 46 минутта юл-транспорт һаләкәте була. Ике машина бәрелешә. Юл-транспорт һаләкәтендә 2 кеше авария урынында ук җан бирә, 6сы төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Фаҗига урынында 14 кеше, 4 техника, Россиянең гадәттән тыш Министрлыгыннан 6 кеше, 2 техника эшли. Авариянең сәбәпләре ачыклана....
-
Саба районы фольклор коллективлары "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашты
Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 12-14 сентябрьдә Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Саба районы Кече Шыңар авыл мәдәният йортыннан бу фестивальдә «Каз канаты» (җитәкчесе Әлфия Билалова) һәм «Наза» (җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова) фольклор коллективлары катнашты. Ябылу көнендә, ягъни 14 сентябрьдә, Казан Кремле территориясендә татар милләтенең төрле этник төркемнәре җыр-биюләрен, йолаларын күрсәттеләр. «Каз...
-
“Бергә эшлик!” Бөтенроссия табигать саклау акциясе дәвам итә
Илебездә 14 сентябрьдән территорияләрне чистарту буенча "Бергә эшлик!" Бөтенроссия табигать саклау акциясе уздырыла. Чара Татарстанның Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана. Бу көннәрдә бөтен илдә аеруча пычранган территорияләрне җыештыру буенча экологик агарту чаралары һәм акцияләре үткәрелә. Шушы чара кысаларында Мичән авыл җирлегендә дә өмә оештырылды. Уртак көч белән балалар бакчасы...
-
Районыбызның сәләтле укучылары яңа гаджет уйлап тапканнар
Районыбызның "Яшьләрнең белем һәм индустриаль лагере - мәктәп технопаркы" лагеренда ял иткән укучылар яңа гаджет уйлап тапканнар. Яшь талантлар Рифкать Фәхретдинов кул астында эшләп, компьютердан идарә ителә торган махсус станокта ике кубик кырганнар да, берсенең кырларына шагыйрьләр исемен, икенчесенә аларның әсәрләрен язганнар. Әгәр дөрес парласаң, кубик кырга язылган шигырьне укып...
-
Ялган акча табып, вакытында бу турыда хәбәр итсәң, премия аласың
Республикада әйләнештә ялган акча йөрүе очраклары турында гел ишетеп торабыз. Быел да Казанның бер эре сәүдә үзәге сатучысы кулына килеп керә ялган сумнар. Сатучы ханым аптырап калмый, бу турыда тиз генә сак хезмәтенә хәбәр җибәрә. Ялган акча иясе шунда ук хокук саклаучылар тарафыннан тоткарлана. Җиңел юл белән баерга теләүченең Үзбәкстан...
-
Саба урманчылары һөнәри бәйрәмнәрен традицион бәйге белән билгеләп үттеләр [+фоторепортаж]
Кукмара районының Тырыш авылы янындагы урман аланында "Үз һөнәрләренең осталары" ачыкланды. Ул аланны чак эзләп таптык һәм Саба урман хуҗалыгының зур мәйданнарны биләвенә хәйран калдык. Ярышларда исә урманчылары үз һөнәрләренең осталары булулары белән сокландырдылар. Әйтик, гербарийлардагы кипкән яфраклар барысы да бертөсле кебек булса да, Кукмара урманчылыгы лесничий ярдәмчесе Фәнис Якупов...
-
ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина сабалыларның сорауларына җавап бирде [фоторепортаж]
Алсу Ибраһимова фотолары.