18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Бу көннәрдә Саба районында булган юл-транспорт һәлакәтләре [+фото]
Лесхозда "АЗС"тан чыкканда "ВАЗ 2112" машинасы төп юлдан баручы машинага юл бирми. Нәтиҗәдә - юл-транспорт һәлакәте. Байлар Сабасының Мәктәп урамында "ВАЗ 2109" юл кагыйдәләрен боза һәм "LADA Priora" машинасына килеп бәрелә Байлар Сабасының З. Йосыпов урамы, Аграр көллияте каршында, "LADA Priora" машинасы дистанцияне сакламый һәм "Нива" машинасына килеп бәрелә
-
Иске Икшермә авылында яшәүче Феодосия Зайцева дөнья матурлыгын күрмичә, күңел яктылыгы аша гына тоеп яши [+фоторепортаж]
Иске Икшермә авылында яшәүче Феодосия Зайцева 14 ноябрьдә 90 яшен каршылады. Әбекәй 50 ел гомерен дөнья матурлыгын күрмичә, күңел яктылыгы аша гына тоеп яши.
-
Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Габдрахмановка медаль тапшырылды [+фоторепортаж]
Лесхозда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Габдрахманов районыбыздагы озын гомерлелек күрсәткече белән сирәк булган ир-атларның берсе.
-
Сабада – Итальян егете
13 ноябрь көнне Сәләтле балалар мәктәбенә кунакка Итальян егете Маттео Бенусси килде. Ул Венециядән 30 чакрым ераклыкта урнашкан кечкенә шәһәрчектән - Тревизордан.
-
Гражданнар оборонасы буенча укулар дәвам итә [фоторепортаж]
-
Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
Кичә, 17 ноябрь көнне, Байлар Сабасының Муса Җәлил урамында такси машинасы кеше бәрдерә. Зыян күрүчеләр ачыклана.
-
Чир китә, ә ришвәт бирү гадәте китми
Халыкның көндәлек тормышында берничә миллиард сум акча, ришвәт рәвешендә, кесәдән-кесәгә күчеп йөри. Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтте бу санны. Министрлык ришвәтчелеккә каршы көрәш максатында, 2015-2020 елларга исәпләнелгән үзенең программасын да гамәлгә ашыра, - дип сөйләде республиканың...
-
Югары Утар балалар йортында яхшылык көне [+фото]
13 ноябрьдә билгеләп үтелгән Бөтендөнья яхшылык көне уңаеннан Югары Утар балалар йорты-интернатында шушы датага багышлап күңелле чаралар үткәрелде.
-
Ашыгыч ярдәм чакырту түләүле булырга мөмкин
Финанс министрлыгы бушлай медицина ярдәме күрсәтүне бары тик кайбер кешеләр һәм авырулар өчен генә саклап калырга тәкъдим итә.
-
Казандагы янгынның сәбәпләре билгеле
Кичә, 17 ноябрьдә, Казанның Островский урамында урнашкан офис бинасындагы янгынның беренчел сәбәпләре билгеле булды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын электрҗиһазларын монтажлау кагыйдәләре бозылу аркасында килеп чыккан. Исегезгә төшерәбез, кичә11:04 сәгатьтә Островский 57 адресы буенча урнашкан бинаның чормасы яна башлады. Янгын 12:43 сәгатьтә камап алынды, 16:58...
-
Гражданнар оборонасын тәэмин итү буенча киңәшмә [фоторепортаж]
-
1927 елның 18 ноябрендә Советлар Союзы һәм Россия кинорежиссеры, СССР халык артисты Эльдар Рязанов туа
-
18 ноябрь - Кыш Бабайның туган көне
-
Мисырга оча алмаганнар суд аша акчаларын кайтара ала
Кулланучы судка шикаятьне үзенең яшәү урыны, оешма урнашкан яки килешү төзелгән урын буенча мөрәҗәгать итә. Кулланучылар хокукын бозу турында шикаятьләр биргәндә, кулланучылар дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителә. Закон буенча, Роспотребнадзор суд карары кабул ителгәнче, эксперт буларак, кулланучыларның хокукын яклауда катнашырга хаклы. Безнең гәҗит
-
Татарстанда авыл хуҗалыгы музее ачыла
авыл хуҗалыгы музее да булачак. Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ача.