18 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Татарстан табиблары ришвәтне азрак ала башлаган
Социологик сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Быел 52,5 процент сораштырылучы бу тармакта мондый коррупция белән очрашуларын белдергән. Ә 2012нче елда андыйлар 65 процент булган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фәттахов белдерде. Аның сүзләренчә, ришвәтчелеккә пациентларның үз хокукларын белмәве сәбәпче. Ел дәвамында ришвәт таләп итү турында 9 шикаять килгән....
-
Казан дөнья чемпионаты уздыру хокукыннан мәхрүм ителде
Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара берләшмәсе Казанны 2016нчы елда юниорлар арасында дөнья чемпионаты уздыру хокукыннан мәхрүм итте. Дөньякүләм допингларга каршы агентлык (WADA) Мәскәүдәге допингка каршы лабораториядә алдашулар өчен 9нчы ноябрьдә Русия спортчыларын халыкара ярышлардан читләштерергә булды. 2016нчы елда Казанда юниорлар беренчелеге, Чабаксарда җиңел атлетикадан дөнья чемпионаты узарга тиеш иде. Русия спорт...
-
Украина Югары радасы кырымтатар халкына каршы геноцид кылынганын таныды
Украина Югары радасы 12нче ноябрьдә «кырымтатар халкына каршы геноцид кылынганын» таныды. Карарда «кырымтатарларны 1944 елда Кырымнан куып чыгаруны геноцид дип танырга һәм 18нче майны геноцидны искә алу көне итеп билгеләргә», диелгән. Әлеге карар БМОның геноцидларны булдырмау һәм аның өчен җәза турындагы конвенциясенә нигезләнеп әзерләнгән. 1944 елның 18 маенда совет хакимиятләре...
-
Түрә булып миллионнар урласаң төрмәдә озак тотмыйлар
5 миллион сум ришвәт белән тотылган Югары Осланның элеккеге башлыгы 2012нче елда 300 миллион сум штрафка хөкем ителгән иде, аны түли алмау сәбәпле ул 4 елга каты режимлы колония белән алыштырылды. Тик быел сентябрь аенда Яшел Үзән шәһәр суды аны колониядән вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итте. Татарстан югары суды...