19 март 2014 яңалыклары
-
Сәламәтлекләрен кайгырталар
Саба бассейнында оешма-предприятиеләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар (пенсионерлар) арасында йөзү ярышы үткәрелде. Катнашучыларның байтагы атнага ике тапкыр бассейнга һәм тренажерга йөрүчеләр иде. Биредә безне якты йөз белән каршы алалар, озаталар. Өлкәннәргә кайвакыт бер җылы сүз дә җитә, шуңа куанып яшибез. Лаеклы ялга чыгып, эштән киткәч, үзеңне ялгыз хис итмисең,...
-
“Серле каләм -2014” бәйгегә чакыра
Фикерли белү, үз каләмең аша шул фикерне башкаларга җиткерү зур талант сорый. Саба районы иҗади якын килеп эшләүче, иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучыларына да, яшьләргә дә бик бай. Яза белә торган сәләтле каләмле укучыларны барлау йөзеннән "Серле каләм" иҗат бәйгесе игълан ителә. 2014 ел Татарстан Республикасында Мәдәният елы дип билгеләнде....
-
“Бала – төп пассажир”
Язгы каникуллар башлану уңаеннан ЮХИДИ идарәсе 17-21 март көннәрендә "Бала - төп пассажир" оператив-профилактика операциясе үткәрә. Юлларда тәртип сакчылары игътибарны бу көннәрдә балаларын махсус утыргычларсыз һәм иминлек каешларын эләктермичә йөргән автомобиль йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтәчәкләр. Шулай ук балигъ булмаганнарның эшләре хезмәте инспекторлары белән берлектә үткәрелгән рейдлар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы...
-
Сабада каникулны эшләр өчен көтәләр
Укучылар әле язгы каникулга чыга гына, инде районыбыз җитәкчеләре мәктәп балаларының җәйге хезмәт чиреген оештыру турында да уйлый, кайгырта башладылар. Алдан хәстәрләнмәсәң, эш урыннары булдыру турында кайгыртмасаң, җәйнең җиткәне сизелмичә дә калачак. Былтыр районыбызда 1275 укучы хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша вакытлыча эшкә урнашкан иде. Аларның...
-
Туклыклы да, тәмле дә
Көннең күп өлешен мәктәптә үткәрүче балалар сәламәтлеге ашханәдә нәрсә белән туклануына нык бәйле. Хәзер мәктәпләрдә укучылар бердәй меню нигезендә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Әмма еш кына әти-әниләрдән мәктәп ашханәләрендә туклануның сыйфатына бәйле ризасызлыклар да ишетелә. Бу хакта нигездә авыл җирлекләрендә узган җыеннарда сүз кузгатыла. Район мәгариф бүлеге...
-
Саади бронза медальләр алды
Шушы көннәрдә өстәл теннисы буенча Мец шәһәрендә үткән ачык "Франция-2014" беренчелегендә районыбыз егете Саади Исмаилов 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында команда һәм парлы уеннарда ике бронза медаль яулады.
-
Кыз-әбиләр әле егетләрчә
Гомерләре ялгыз үтеп, бер тапкыр да кияүгә чыкмыйча картайган әби-апалар һәр авылда бар. Күпләрен каһәр төшкән сугыш пар канатсыз итте. Әлеге кара афәт белән ишелгән авырлыкларга күмелеп, тормыш юлы уздылар, үзләренә насыйп булырга тиешле тиң парлары изге яудан кайтмый калды. Безнең Йосыф-Алан авылында яшәүче кыз-әбиләр Кадрия һәм Миңнесорур Вәлиуллиналарның да...
-
Паралимпия чемпионы Рушан Миңнегулов Сабага кайтты
Марат Кәримов фотолары.