19 октябрь 2014 яңалыклары
-
Районыбыз яшьләре "Бизнеска атлый"
14 октябрьдә Саба мәдәният йортында эшмәкәрләр өчен республика "Бизнеска атлыйбыз" зона конференциясе уздырылды. Үз бизнесларын башлаучыларның белемнәрен күтәрү, үзара тәҗрибә алмашу максатында Икътисад министрлыгы, сәүдә-сәнәгать палатасы, "Яшьләр оешмасы советы" төбәк җәмәгать оешмасы белән берлектә оештырылган чарада барысы 14 районның яшь эшмәкәрләре катнашты. "Бизнес план төзү", "Идарә карарларын кабул итү", "Менеджмент....
-
Уйда да, юлда да бергә
Райондагы юллар челтәрен, аларның салыну тарихын, бу эшнең бар нечкәлеген "Татавтодор" җәмгыятенең Саба филиалы баш инженеры Илдус Гәрәевтан яхшырак белүче кеше табылмас. Илдус абый әлеге системада иң стажлыларның берсе, биредә хезмәт куя башлавына 1 октябрьдә нәкъ 30 ел тулган. Бу еллар эчендә юл салу хезмәтенең нинди үзгәреш, үсеш кичерүен күзаллау...
-
Бөтенроссия кул эшләре бәйгесендә Иске Икшермә кызы 2нче урын яулады
Иске Икшермә авылында урнашкан "Тургай" балалар приютында тәрбияләнүче балалар район, республика конкурсларында бик теләп катнашалар. Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр өчен "Они такие хорошие" кул эшләре бәйгесендә 11-12 яшьлекләр арасында Гөлшат Нургалиева "Курочка" кул эше белән катнашып, 2 дәрәҗә дипломга ия булды. Аңа һәм җитәкчесе Айсылу Исмәгыйлевага сертификат...
-
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары, һөнәри бәйрәмегез белән!
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Яхшы юлларның кадере аеруча арткан көз ае хезмәтегезнең әһәмиятен тагын да арттыра. Юл хуҗалыгы тармагы алдында ел саен масштаблы бурычлар куела һәм сез аларны уңышлы үтәп киләсез. Районыбызда автомобиль юллары яхшыра, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе күтәрелә, торак пунктлар...