Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары, һөнәри бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Яхшы юлларның кадере аеруча арткан көз ае хезмәтегезнең әһәмиятен тагын да арттыра. Юл хуҗалыгы тармагы алдында ел саен масштаблы бурычлар куела һәм сез аларны уңышлы үтәп киләсез. Районыбызда автомобиль юллары яхшыра, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе күтәрелә, торак пунктлар...

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Яхшы юлларның кадере аеруча арткан көз ае хезмәтегезнең әһәмиятен тагын да арттыра. Юл хуҗалыгы тармагы алдында ел саен масштаблы бурычлар куела һәм сез аларны уңышлы үтәп киләсез. Районыбызда автомобиль юллары яхшыра, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе күтәрелә, торак пунктлар арасындагы юллар норматив хәлгә китерелә. Мәктәп автобуслары маршрутлары яңартыла, терлекчелек комплексларына һәм гаилә фермаларына керү юллары төзелә, иннновацияле технологияләр киң кулланыла бара. Барлык казанышларыбыз - шушы тармак хезмәткәрләренең, югары һөнәри осталыгы нәтиҗәсе. Бәйрәм көнендә юл төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм яраткан һөнәрләренә гомерләрен багышлаган ветераннарга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Эшләре юллар төзелеше белән бәйле барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, хезмәтләрендә зур уңышлар, гаиләләренә иминлек, бәхет телибез.

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев