19 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Аксубай районында 81 яшьлек фермер гөмбә үстерү цехы ачкан
Монда гөмбә алу өчен нигез булып торган чимал җитештерлә.
-
Казанда автомобиль тәрәзәсенә аткан машина йөртүчесе үзе полициягә килгән
«Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Казан шәһәренә экскурсия
Бигәнәй мәдәният йорты хезмәткәрләре Театр елы һәм әниләр көне уңаеннан, авыл халкы өчен, Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Туфан Миңнуллинның «Төш»пьесасы буенча куелган спектакльгә экскурсия оештырдылар.
-
Әлмәт янында «Газель» машинасы «КАМАЗ» автоцистернасына бәрелгән
Авария кичә көндез Югары Мактама борылышында булган.
-
Автомобильчеләрне һава шартларының начараюы турында кисәтәләр
Республикада карлы яңгыр, томан, бозлавык һәм буран көтелә.
-
Салкын тимәсен дисәгез, тозлы кәбестә ашагыз
Тозлы кәбестә калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай. Әлеге микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуларына, йокысызлыкка каршы көрәшә. Тозлы кәбестә составындагы В6 витамины аксымны үзләштерә. Шуңа күрә аны ит ризыклары белән бергә ашарга кирәк. Андагы С витамины күләме лимондагыдан да артып китә. Туңып кайткач, кайнар чәй эчкәнче, тозлы кәбестә ашап куйсагыз, оттырмассыз. Ул салкын тию ихтималын киметә.
-
Трассада җиңел машина, фура һәм микроавтобус бәрелешкән, өч кеше зыян күргән
Авария кичә республиканың Югары Ослан районында булды.
-
Юнармия отрядлары арасында “ГТО”
15-16 нчы ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә юнармия отрядлары арасында “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале булып узды. Безнең район данын Саба гимназиясе укучылары (җитәкчеләре – Гайнуллин И.Ш.) яклады. Алар әлеге ярышта яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Укучыларга киләсе ярышларда уңышлар теләп калабыз!
-
19 ноября - День ракетных войск и артиллерии в России
Ежегодно 19 ноября в нашей стране отмечается памятный день Вооруженных Сил России — День ракетных войск и артиллерии, согласно Указу Президента РФ № 549 от 31 мая 2006 года «Об установлении профессиональных праздников и памятных дней в Вооруженных силах РФ».