19 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Сабабаш авыл клубында «Җырлап яшик» концерт программасы
16 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, «Җырлап яшик»дип исемләнгән концерт программасы оештырдылар. Концертка кадәр Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х. чыгышы белән халык җыены булды.
-
Иртәгә Татарстанда 20 градус салкын була
Автомобиль йөртүчеләрне көчле бозлавык турында кисәтәләр.
-
Артур Пирожковка ияреп, татар принцы кем?
Рөстәм һәм Ләйлә Галиевлар "Син минем сулышым" дип аталган яңа клипларын интернетка куйган. Әлеге клип нәрсәсе беләндер Александр Реваның "Зацепила" клибын искә төшерде (аңа породияләр, кабатлаулар шактый булган иде). Клипны карый башагач, аны юмор белән тәмамланыр дип көтәсең, ләкин җырчылар иҗатларына бик җитди килгәннәр.
-
Гөлсинә Галимуллина белән очрашу
15 ноябрь көнне Явлаштау урта мәктәбендә күренекле язучы, күп кызыклы китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина һәм Шәмәрдән яшьләр үзәгеннән Гумерова Алисәбелән очрашу булып үтте. Алар укучыларны "Балалар журналистикасы" проекты белән таныштырдылар. Укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
Машина белән кайнаган суга төшеп китеп һәлак булганнар
Бүген иртән Пенза шәһәрендә кибет янында урнашкан стоянкада асфальт юл җир астында төшеп китә, нәтиҗәдә машинада булган ике кешенең дә гомере өзелә.
-
Ветеран әби 97 яшендә блогер булган
Екатеринбургта яшәүче 97 яшьлек Алефтина Груздкова “Инстаграм” социаль челтәрендә шәхси бит ачкан. Биредә ул күбрәк видеоязмалар урнаштыра. Шигырьләр укый һәм сугыш турында төрле истәлекләре белән уртаклаша.
-
Казанда ташландык йортта чыккан янгынны сүндергәндә ир-ат мәетен тапканнар
Янгын икенче Хәрби шәһәрчектәге бер катлы йортта чыккан.
-
Коткаручы: Калынлыгы 7 сантиметрга җиткәнче, балыкчыларга бозга чыгарга ярамый
Барлыгы 10 коткару постында тәүлеклек режимда икешәр коткаручы эшләячәк.
-
Сулыкларда сак булыгыз!
Беренче салкыннар башлану белән сулыклар юка боз белән каплана. 17 ноябрь көнне Тенеки авыл клубында балалар белән "Сулыкларда сак булыгыз!» дигән әңгәмә үткәрелде. Беренче боз нык тоела, ә чынлыкта ул юка. Шуны истә тотарга кирәк, көзге бозга саклык белән генә чыгарга мөмкин, бары тик башкаларга ярдәм итү өчен генә.
-
Сабировлар гаиләсе белән дөрес туклана башлыйбызмы?
Популяр артистлар сәхнәдә генә түгел, үз өендә дә кеше күз алдында. Мәсәлән, юморист һәм җырчы Данир Сабировның кичләрен ни ашаганына кадәр беләбез без. Тутырылган ташкабак рецептын артистның хатыны Миләүшә үз аккаунтына куйган.
-
Диссертация язарга да Кыш бабай кирәк
Әле җиргә кар ятарга ашыкмаса да, Кыш бабайның моңа карап кына эше кимеми. Хәзер туган көнгә әзерләнгән мәле. Бәйрәмгә башка төбәкләрдән дә кунаклар киләчәк. Арча районындагы Яңа Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясенең 10 еллыгы уңаеннан узган матбугат очрашуында Кыш бабай үзе бәйрәмгә кагылышлы сорауларга җавап бирде.
-
Авыл укытучысының эш көне кыскартылса…
Соңгы атнада авыл халкы күптән түгел кертелгән үзгәрешләр турында фикер алыша. 13 ноябрьдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин авыл җирендә яшәүче хатын-кызлар өчен эш көнен киметүне күздә тоткан законны имзалады.
-
КЭС Баскет ярышлары
14 ноябрь көнне, Явлаштау урта мәктәбе базасында, КЭС - Баскет буенча, Шәмәрдән, Явлаштау, Иштуган, Эзмә урта һәм Шекше төп мәктәпләре арасында зона ярышлары булды. Зона этабының җиңүчесе булып Явлаштау мәктәбе кызлары танылды.
-
Казанлы бозымын чыгарсыннар өчен 2,6 миллион сумнан артык акча түләгән
Казахстаннан 62 яшьлек бер хатын-кызга суд хөкеме чыгарылачак. Ул бозым чыгарып һәм карта белән күрәзәчелек иткән булып, Казанда кайбер беркатлы кешеләрне акчасыннан коры калдырган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.
-
Камал театры "Хуҗа Насретдин" спектаклен соңгы тапкыр күрсәтә
Спектакльнең нигезендә безгә бик таныш Хуҗа һәм Нәкый Исәнбәтнең төп текстында сүрәтләнгән фил турында вакыйгалар ята.