20 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Татарстан имамнары һәм казыйлары өчен укулар башланды
Дәресләр рус, татар һәм гарәп телләндә бара.
-
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачыларга электр линияләрен һәм су белән тәэмин итү системаларын ремонтлау белән булышачак
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга заявкалар җыюны дәвам итә.
-
Гыйнвар аенда һава температурасы 145 еллык тарихта өч көн рәттән рекорд куйган
КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, 1875 елдан бирле алып барылган һава торышын күзәтүләр тарихында 2007 елның гыйнвары иң җылысы булган.
-
Мәктәпләр башлангыч сыйныф укучыларын бушлай ашатырга әзерме?
Бушка туклану яхшы, әмма бүген төп проблема — балаларның җылы ризык ашамавында.
-
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре минераль ашламалар сатып алуга субсидияләр алырга мөмкин
Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 кг минераль ашламалар туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.
-
Рөстәм Миңнеханов Давоста Бөтендөнья икътисади форумында катнаша
Биредә Татарстан Республикасы Президенты берничә очрашу уздырачак.
-
Россия Генераль прокуроры Юрий Чайка вазифасыннан китә
Бу вазифага Россия Тикшерү комитеты рәисенең урынбасары Игорь Краснов тәкъдим ителде.
-
Татарстанның 100 легендар бренды өчен тавыш бирү башланды
Ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим итте, тавыш бирү исә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
-
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр үз куллары белән «Лабиринт» уены ясадылар
Биккинин А.И. җитәкчелегендә балалар "Яшь Столяр" түгәрәгендә «Лабиринт» дип аталган яңа уен ясадылар. Балалар фанерадан әйләнеш кисәргә, предметның детальләрен җыярга өйрәнделәр. Эшнең йомгаклау этабына килергә балаларга команда рухы ярдәм итте. Балалар иҗатларыннан бик канәгать калдылар. Уен барлык балаларга да ошады.
-
Дмитрий Медведев Хөкүмәтнең отставкага китү сәбәбен аңлатты
Аның сүзләренчә, Министрлар Кабинеты РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга Юлламасында куйган киң колачлы бурычларны гамәлгә ашыруга комачаулык итмәс өчен отставкага киткән.
-
2020 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 44 юл объектын ремонтлаячаклар
Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты буенча — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк.
-
20 – 26 гыйнвар көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы
Бу атнада Казанда Н.Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең өченче концерты була.
-
Нәзарәттә балалар өчен фәнни-тикшеренү конференциясе узды
Көн дәвамында «Ни өчен мин үз динемне яратам?» соравына утыз биштән артык бала җавап бирергә өлгерде.
-
Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады
Видео-котлау Татарстан Президентының Инстаграм аккаунтында урнаштырылган.
-
2019 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 1,3 млрд сумлык продукция китерелгән
2019 елда Татарстанда Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда 2 мәйданчыкта, «Яңа Тура» технополисында һәм Зеленодольск районның Осиново бистәсендә 21 ярминкә көне оештырылды. Чаралар 30 марттан 27 апрельгә кадәр һәм 14 сентябрьдән 28 декабрьгә кадәр узды. Бу хакта 17нче гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.