20 февраль 2015 яңалыклары
-
Танылган фоторәссам Сабада булып, илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога төшерәчәк
"Бердәм Россия"нең Татарстан төбәк бүлеге "Җиңүнең 70 йөзе" дип аталган фотопроект башлап җибәрә. Проект кысаларында танылган фоторәссам Фәрит Гобәев республика районнары, шул исәптән Сабада да булып, илгә җиңү бүләк итүчеләрне фотога төшерәчәк. Фотосессиягә безнең районнан Бөек Ватан сугышы ветераннары Мәхмүт Төхбәтуллин, Биктимер Ибраһимов, Фәтхерахман Фәйзерахманов (өчесе дә Шәмәрдәннән), Шаһи Гайфиев...
-
Җәвит "Башваткыч"тан китмәскә булган
Хәтерләсәгез, шушы араларда "Башваткыч" тапшыруының алып баручысы Җәвит Шакиров эшеннән китә икән, дигән сүз чыккан иде. "Башваткыч" тапшыруын алып барырга чакыргач, бер елга дип сөйләшкән идек. Бер ел узды, инде өч ел да узып киткән. "Минем урынга бәлки берәрсен табарсыз? Мин китәм", - дигән идем "хуҗа"ларга. Алар озак кына уйлашканнан...
-
Әзрәк сөйләшергә туры килмәгәе
Кәрәзле телефон операторлары МТС һәм МегаФон февраль азагында үзләренең кайбер тарифларына бәяләрен күтәрәчәк. Бу үзгәрешләр күбрәк роумингта сойләшуче һәм эшләүче кешеләргә кагыла. МТС кәрәзле интернет бәясен тәүлеккә 30 сумнан 50 сумга күтәрергә мөмкин. МегФонга килгәндә, ул роумингта сөйләшү һәм интернет бәяләрен арттыра.
-
Россиядә 220 мең кеше пенсиясез калырга мөмкин
18 февраль көнне РФ премьер-министры Дмитрий Медведев үткәргән җыелышта хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы идеясен хуплап алдылар. Министерство вәкилләре эшләүче пенсионерларның еллык эш хакы һәм пенсиясе суммасы 1 миллионнан артып киткән очракта, пенсия түләүне туктатырга тәкъдим итәләр. Яңа закон 2016-2017нче елларда көчкә керергә мөмкин. Бу закон Россиядә яшәүче 220 мең...
-
Татарстан кызы «Холостяк» тапшыруында катнаша [+фото]
Әлмәт кызы, КФУ студенты Дарья Канануха ТНТ каналында бара торган «Холостяк» шоу-тамашасының өченче сезонында катнашачак. Ул анда башка кызлар белән беррәттән Comedy Club егете Тимур Батрутдиновның йөрәген яуларга тырышачак. Сүз уңаенда әйткәндә, Тимур татар егете. Дарья тумышы белән Әлмәттән, май аенда аңа 23 яшь тула. Оештыручыларга кызларны 10 000 дәгъвачы...
-
Иртәгә сабалылар чаңгыга баса
21 февральдә Лесхоз бистәсендә оешма-предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре физкультура коллективлары арасында чаңгы ярышлары үткәреләчәк.
-
Сабаның МЧС коллективы "Күңелле стартлар"да көч сынашты
Кичә, 19 февраль көнне, Саба спорткомплексында 129нчы янгын сүндерү бүлегендә эшләүче ир-атлар арасында "Күнелле стартлар" спорт уены үтте. Программага традицион канат тартышу, капчык киеп йөгерү, армрестлинг, эстафета, викторина кебек уеннар кергән. Җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Саба районына яз килә
21 февралдан башлап Сабалыларны җылы һава торышы котә. Кондез температура атна дәвамында -1° -3° градуска кадар, төнлә исә - 10° тирәсе булачак.
-
Һава торышы алып баручысы Иркә әни булырга җыена
"Татарстан - Яңа Гасыр" каналының һава торышы алып баручысы Иркә икенче тапкыр әни булырга җыена. "Мин инде җиденче аемда. Тиздән декретка җыенам. Сабыебыз бик матур чорда, май аенда туарга тиеш, Алла боерса", дип белдергән "Ирек мәйданы" газетасына.