20 июнь 2014 яңалыклары
-
Зиратка манара куелды
20 июнь көнне җомга намазы алдыннан Сабаның Тимершык ягындагы зират йортына айлы манара куелды. Әлеге саваплы эш Сабада яшәүче Рәшит Минапов тырышлыгы белән башкарылды. Рәшит абый инде шактый еллар Сабаның ике зиратында да мәет җирләү кирәк-яракларын, зираттагы эш коралларын тәртипләп тора, яз-көз айларында өмәләр оештыруда башлап йөри. "Зират йортына ай...
-
Татарстанның алты районында саранча личинкалары табылган
Татарстанның алты районында саранча личинкалары табылган. Корткычларның актив үсеш алуына, яңгыр һәм боз явуы комачаулаган. Саранча личинкалары республиканың Әлки, Баулы, Зәй, Мөслим, Тәтеш һәм Ютазы районнарында табылган. Тәтеш районында корткыч личинкалары ике ел эшкәртелмәгән, үлән куе үскән кырда табылган. Саранчалар андый урыннарны бигрәк тә үз итә. Бу районнарда белгечләр һәр...
-
22 июнь - иң кара көн
22 июньдә илебез тарихындагы иң кара көн - Бөек Ватан сугышы башланганга 73 ел тула. Бу фаҗигале дата өлкәннәр күңеленә яхшы уелып калган. "Сугыш башланган көнне без, 15-16 яшьлек кызлар, олыраклар белән басуда чүп үләннәре җыйнауда идек,- дип искә ала Олы Кибәчедә яшәүче 1927 елгы Әминә Габдерахманова. - Авыл Советы...
-
Яңгыр туктап торган арада да печән әзерлиләр
Яңгырлар туктап торган арада хуҗалыклар үләннәрне чабып, сенажга салып калырга тырыша. Күпьеллыкларны 10967 гектар мәйданда чабып алырга кирәк. Пландагы мәйданның 3460 гектарында эш төгәлләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 18 июньгә 7290 тонна сенаж, 817 тонна печән әзерләнгән. Терлекчеләр бер көнгә район буенча уртача һәр сыердан...
-
Комендант сәгате чиген узган Саба, Шәмәрдән, Керәнне, Тенеки, Сәрдә, Югары Шытсу авылында яшәүче укучылар әти-әниләре белән бергә җавап тоттылар
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында барлыгы 21 материал каралды. Шуның күбесе 31 май, ягъни укуның соңгы көнендә кичке сәгать 10нан соң полиция тарафыннан тоткарланган укучыларга карата төзелгән беркетмәләр. Каникул якынлашкан көнне укучылар аеруча иркенәеп киткәннәр. Тикшерелгән материаллар арасында балигъ булмаганнарның төнге сәгатьләрдә башка район территорияләрендә...
-
Комиссия әгъзалары авылны йөреп чыкканнан соң, күпләр капка төбендәге, тыкрыклардагы, бакча артындагы таш, бүрәнә, салам ише әйберләрне алган
Күпме генә йөгерсәң дә, кара күләгәң артыңнан калмый, диләр. Авыл җирлекләре башлыкларының сүзләрен, киңәшләрен игътибарга алмыйча, йортлары тирәсен тәртипкә китерергә ашыкмаучылар иртәме-соңмы штрафка тартылалар. Саба муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышына бу юлы Сатыш авылында яшәүчеләр чакырылган иде. Барысы 24 кеше. Комиссия Сабантуй алдыннан кунаклар кайта-китә торган юл өстендәге авылның...
-
Һәрбер җирле үзидарә рәисе мигрантларның нинди максат белән килүләрен белергә тиеш
Әле кайчан гына террорчылык, экстремизм кебек төшенчәләр безгә ят иде. Хәзер республика өчен хас күренешкә әйләнеп бара. Террорчылардан, экстремистлардан уяу булырга чакырабыз, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту зарурлыгы турында сөйлибез. Экстремистлар, ягъни чиктән тыш карашлар яклылар миграция дулкынына эләгеп, теләсә кайда килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә уяулыкны авыл җирендә дә...
-
Саба картингчылары җиңү яулый
12-13 июньдә Сабада картинг буенча үткәрелгән XIX чемпионатта һәм Татарстан беренчелегендә Саба спорт мәктәбендә шөгыльләнгән Азат Гыйльманов - "Кадет", Илнар Галимов "Пионер" классларында 1нче урынны алдылар. Ә Динар Дәминов XV республика Кубогында беренчелекне яулады. Шул ук көннәрдә Сабада картинг буенча командалар арасында XVIII республика чемпионаты һәм Татарстан беренче 8нче тапкыр...
-
"Әллүки" грант алды
2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк"-"Будущее" Стратегиясе кысаларында икенче ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 1 миллион сум күләмендә грант бүлеп бирелә. Аны рус һәм татар телләрендә укыту буенча югары нәтиҗәләр күрсәткән балалар бакчалары ала. 18 июньдә Казанда мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм "Иң яхшы билингваль...
-
Йомычкадан да блок ясыйлар
Бездә халык алмагачтан алма үзе өзелеп төшкәнен көтеп ятарга күнекмәгән, үз тормышын җайларга дигәндә, төрледән-төрле шөгыльләр таба. Әтәч-тавык сатудан башлап, мунча мичләре, брусчатка, блоклар, буралар төзеп тә сата уңган кешеләр. Вәт, эшләп тә күрсәтә халык дип горурланырлык җирлек бар. Терлек тотып яки печән үстерү, ягъни фермерлыктан тыш хәзер районда сәнәгать...