22 июнь - иң кара көн
22 июньдә илебез тарихындагы иң кара көн - Бөек Ватан сугышы башланганга 73 ел тула. Бу фаҗигале дата өлкәннәр күңеленә яхшы уелып калган. "Сугыш башланган көнне без, 15-16 яшьлек кызлар, олыраклар белән басуда чүп үләннәре җыйнауда идек,- дип искә ала Олы Кибәчедә яшәүче 1927 елгы Әминә Габдерахманова. - Авыл Советы...
22 июньдә илебез тарихындагы иң кара көн - Бөек Ватан сугышы башланганга 73 ел тула. Бу фаҗигале дата өлкәннәр күңеленә яхшы уелып калган. "Сугыш башланган көнне без, 15-16 яшьлек кызлар, олыраклар белән басуда чүп үләннәре җыйнауда идек,- дип искә ала Олы Кибәчедә яшәүче 1927 елгы Әминә Габдерахманова.
- Авыл Советы рәисе Петров килеп, сугыш башланганын хәбәр итте. Без нәрсә икәнлеген дә аңламыйча, елашып кайтып киттек. Шуннан соң авылда тынычлык бетте. Ир-атларны берөзлексез сугышка алып тордылар. Көн саен озату, озату, озату... Урамнар бушап калды, гөлләрненң яме, дөньяның матурлыгы бетте. Минем дә дүрт абыем хезмәт итте армиядә. Олысы Җәләлетдин сугыштан кайтмады...
-22 июнь числосында без кырда кыяр түтәле күтәрә идек,- дип хәтерен кузгатты Явлаштауда гомер итүче 93 яшьлек Фәүзия апа Сабирова. - Сугыш чыкканын ишетүгә, авылда мәхшәр купты. Еламаган кеше булмагандыр. Иремнең 1912 елгы энесен икенче көнне үк сугышка алып киттеләр. Кайтмады, хәбәрсез югалды. Шуннан башланды инде. Кырда эшләгән хатыннарны, әйдә, иреңә повестка килгән, дип елатып алып кайтып китәрләр иде. Аксак әтиемне дә алдылар. Дөрес, сугышка барып җитмәде, заводта эшләп калды. Күрдек инде тылда да. Берүк, берүк, ярабби Ходаем, ул көннәрне дошманыңа да күрсәтмәсен, балам...
Дәһшәтле еллар афәтен һәр гаилә кичерде. Күп аналар тол калды, улларын һәм кызларын югалтты. Сугыш тирән яра калдырды, йөрәкләргә әрнү салды. Күңелләр һаман сызлана, сыкрый әле. Алар һаман хәтер яңарталар. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев