20 июль 2023 яңалыклары
-
Хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен штраф 50 мең сумга кадәр артачак
Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон комитеты Административ хокук бозулар турындагы кодекска төзәтмәләрне хуплады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
“СӘЛӘТ-САБА“, ӘЙДӘ, АЛГА!
«Сәләт-Саба» аланы 20нче сезонын япты. Исеме җисеменә лаек лагерьда ел саен районыбызның иң сәләтле укучылары ял итә, талантын арттыра, белем-осталыклары белән уртаклаша. Быел «Сәләт-Саба» аланы 90га якын укучыны берләштерде.
-
Сабаның Гали Закиров урамындагы зиратта өмә оештырыла
Мәңгелек йортыбыз булган зиратларны тәртиптә тоту- һәрберебезнең изге бурычы.
-
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта
1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре гадәттәгечә артачак. Бу индексация түгел, ә өстәмә, ул алдагы елда эш бирүченең эшләүче пенсионерлар өчен социаль кертемнәрне түләвенә бәйле. Арттыру күләме һәр кешенеке аерым исәпләнелә, әмма закон буенча өч пенсия коэффициентыннан арта алмый. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
-
Дәүләт Думасы май аенда озын яллар турындагы закон проектын хупламады
Дәүләт Думасында май аенда озын яллар кертү турындагы закон проектын хупламадылар. Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышта әлеге инициативаны кире кагарга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
-
Сабада һава торышы: көн болытлы, әмма явымсыз
Халык сынамышы буенча, бүген яңгыр бер-ике сәгатьләп яуса - иген өчен зыянлы, икән.