“СӘЛӘТ-САБА“, ӘЙДӘ, АЛГА!
Район яңалыклары

“СӘЛӘТ-САБА“, ӘЙДӘ, АЛГА!

«Сәләт-Саба» аланы 20нче сезонын япты. Исеме җисеменә лаек лагерьда ел саен районыбызның иң сәләтле укучылары ял итә, талантын арттыра, белем-осталыклары белән уртаклаша. Быел «Сәләт-Саба» аланы 90га якын укучыны берләштерде.

15нче июль көнне Сәләт - Саба аланы рәсми рәвештә ябык дип игълан ителде. Ябылу тантанасы "Ямьле Саба" яр буенда узды. Әле генә Биләр җирен дер селкетеп кайткан сәлкешләр, әти-әниләренә үзләренең җиңүләре турында сөйләделәр һәм алан биюен биеп күрсәттеләр. Шулай ук актив сәлкешләргә һәм әйдаманнарга сары галстук тапшырылды.


Нет комментариев