192,5 килограммлы гигант: Саба районында Кабак бәйрәменең абсолют рекордчысы билгеләнде
Район яңалыклары

192,5 килограммлы гигант: Саба районында Кабак бәйрәменең абсолют рекордчысы билгеләнде

Җомга көнне үзәк мәйдан чын Сабантуйны хәтерләтте: «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы 23нче тапкыр халыкны матур чарага – кабак бәйрәменә җыйды.

 «Сабалылар кабактан сәнгать әсәрләре ясый: районда милли бәйрәм гөрләде»

Байлар Сабасында
Байлар Сабасында "Кабак бәйрәме"

Яшелчәләр патшабикәсеннән әзер­ләнгән  ризыклардан тәмле-татлы хуш исләр бөтен тирә-юньгә таралып, үзәк урам буйлап күз явын алырлык күргәзмәләр гөрләде. Иң түрдә, әлбәттә, бәйрәмнең төп хуҗалары – зур-зур кабаклар урын алып, алар быел чын мәгънәсендә гигант булып үскәннәр иде. Райондашларыбызның әлеге олпат яшелчәне үстерергә елдан-ел остаруы галәмәт зур кабакларда ачык чагылды.  Районыбызда күп еллар дәвамында үтүче әлеге күркәм чарага төрле  җирлекләрдән  генә түгел, республикадан да танылган шәхесләр, сәхнә осталары кайткан иде.

“Бүген  районыбызда традициягә кергән кабакны зурлау бәйрәме.  Бездән Аллаһ биргән  бу ризыкны  кадерләү һәм дөрес итеп көндәлек тормышта  куллана белү генә сорала. Борынгы әби-бабайларыбыз  заманыннан ук аның  сәламәтлеккә ничек  файдалы икәнлеге билгеле.   Минем,  беренчедән,  бүгенге көндә  махсус хәрби операциядә катнашып ил алдындагы бурычларын үтәгән, мондый бәйрәмнәрне уздырырга мөмкинлек биргән ир-егетләребезгә  бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Икенчедән, дәүләтебезгә бик зур рәхмәт, нинди генә чорлар булмасын, бөтен программалар гамәлдә калды”, –диде үзенең  чыгышында район башлыгы Рәис Миңнеханов.

Махсус комиссия әгъзалары һәр күргәзмә мәйданчыклары белән танышып, сигез номинация  буенча нәтиҗәләр  чыгарды. Әлбәттә, җиңүчеләрне бәяләү җиңелләрдән бирелмәде. Чөнки композицияләр берсеннән-берсе матур, кабатланмас, югары сәнгать әсәренә тиң,  ә ризыклар аерып алып булмаслык тәмле  иде. Балалар бакчаларыннан башлап, белем бирү учреждениеләре, социаль өлкә, мәдәният хезмәткәрләре елдагыча, бәйрәмгә ныклы әзерлек һәм зур оешканлык  белән килгәннәр. 

Алдагы елларны кабак зурлыгы белән керем-чыгымнарны сурәтләгән финанс-бюджет палатасы  быел  Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан  “Тукай кайтты” дип аталган бик тә үзенчәлекле фотозона әзерләп, ул бәйрәм кунакларының игътибарын җәлеп итте. “Бөек әдибебез” белән фотога төшәргә теләүчеләр өзелеп тормады. Әлеге коллектив шигъри җанлы кунакларның осталыкларын сынап карау өчен ике юллык шигъри тәлгәшләр дә тәкъдим итеп, ахыргы ике юлын тәмамлап бетерүчеләрне конфет белән дә сыйладылар. 

Саба йөзү  бассейны быел да  кабактан әзерләнгән ризыкларның киң  ассортиментын тәкъдим итте. Үзләре дә нәкъ кабак төсендә, бәйрәм тематикасы белән киенгәннәр иде.

“Кабак бәйрәменә өченче ел рәттән 38 кешене берләштергән коллективыбыз белән бик теләп әзерләнәбез.  Бүлешеп күп төрле  ризыклар пешердек. Кемдер камыр ашын, кемдер согын,  кемдер кабактан эшләнмәләр әзерләде. Кыскасы, бу эшкә  һәркемнең  көче, күңел җылысы керде. Бүген 38 төрле кабак ризыгы тәкъдим итәбез. Кабак бөккәнен 40 сумнан саттык”, – диде җитәкчеләре Гөлназ Сафина. Әлеге коллектив  учреждениеләр арасында “Кабактан иң яхшы композиция”   һәм  “Кабактан  иң оригиналь ризык” номинацияләре  җиңүчесе итеп бәяләнде.

Саба районының иң зур яшелчә патшабикәсе Сатышта яшәүче Илһам Гыйльманов бакчасында үскән

Быел Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителгәнлектән,  күр­гәзмәләр  нигездә әлеге тематиканы үз эченә алган иде.  Иштуган мәдәният йорты коллективының  да кабаклар аша төрле милләтләр дуслыгын  матур итеп чагылдыра алулары мәдәният йортлары арасында “Кабактан иң яхшы композиция”  номинациясе җиңүчеләре итеп  танытты. 

“Иштуганда  төрле милләт вәкилләре  дус, тату яши һәм эшли. Композициябездә дә шуны сурәтләргә тырыштык”, – дип таныштырды Иштуган мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Гайнетдинова.

Лесхоз картлар-интернат йорты коллективы үзләре дә  төрле милләтләр киемнәреннән булып,  шул халыкларның милли ризыкларын да тәкъдим иттеләр. “Бәләкәч” балалар бакчасы   кабакларын  нәкъ шундый төстәге машинага төяп алып килеп,  аннан үзенчәлекле фотозона да булдырганнар иде.  Гомумән, кабакка багышланган җырлар,  нәфис сүз, матур чыгышлар күп булды. Якташыбыз, автор-башкаручы Тәслимә  Низами  бәйрәм хөрмәтенә махсус җыр да язып алып килгән иде.

Быел яшелчә патшабикәсенә ел килешкәнлеген аларның никадәр зур булып үскәнлекләре  ачык  раслады. Әлеге бәйрәм тарихында  быелгысы  рекордлы  кабаклар елы булып  теркәләчәк.  Быел иң зур кабак Сатышта яшәүче Илһам Гыйльманов хуҗалыгында үскән, аның гигант  кабагы   192,5 килограмм  тәшкил итте.  Икенче урынны 111 килограммлы “пәһлеваны” белән Кукмарадан Рүзәл Сөләйманов, 3нче урынны Урта Сабадан Саматовлар үстергән 103 килодан артык  “яшелчә патшабикәсе” яулады. 

Җиңүчеләрне башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләп, кабак бәйрәмен оештырган “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенә, катнашкан барлык коллективларга, гомумән, фантазиясен эшкә җиккән һәркемгә  олы рәхмәтен белдерде. “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова  киләчәктә дә  халык өчен  мондый бәйрәмнәрне үткәрүгә армый-талмый эшләячәкләренә ышандырды. Бәйрәм тамашасын һәвәскәр җырчылар, агитбригадаларның күңелле  чыгышлары  ямьләде.

  

​
Иң зур кабак үстерүче – Илһам Гыйлманов

 


Нет комментариев