Бүген Байлар Сабасында махсус хәрби операциядә һәлак булган Тәлгат Хәсәншинны туганнары, якыннары һәм район җитәкчелеге соңгы юлга озатты.
«Берегезгә дә шундый кайгы күрергә язмасын»: Саба герое Тәлгат Хәсәншинны соңгы юлга озаттылар
Бүген Саба районы үзәге Байлар Сабасында яшәүче, махсус хәрби операциядә катнашып илебез азатлыгы өчен гомерен биргән Тәлгат Хәсәншинны соңгы юлга озаттылар.
Якташыбыз белән хушлашырга аның туганнары, якын дуслары, авылдашлары һәм татарстан-районнан да вәкилләр бар иде:
- Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин;
- Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов;
- Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров.
Хушлашу мәрасимендә чыгыш ясаучыларның сүзләре йөрәкләргә үтеп керерлек булды. Олы улы Булат әтисенең батырлыгына һәм сабырлыгына соклануын белдерде:
«Хөрмәтле сабалылар, әтиебезне соңгы юлга озатырга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Берегезгә дә шундый кайгы күрергә язмасын, дөньяларыбыз тынычлансын».
«Урының оҗмахта булсын»: якыннары Саба батыры Тәлгат Хәсәншин турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты
Бертуган энесе Әскать абыйсы турындагы истәлекләрен уртаклашты:
«Абый инде ул, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды, "юк" дип бервакытта да әйтмәде. Тормыш булгач, төрле вакыт булгандыр. Абый, әгәр дә үпкәләткән чакларым булган булса, гафу ит. Урының оҗмахта булсын».
Тормыш иптәше исә иренең гаилә терәге, кадерле әти һәм яраткан бабай булуын ассызыклады:
«Минем тормыш иптәшемне Тәлгатемне, балаларымның әтисен, кияү-оныкларыбызның бабасын соңгы юлга озатырга җыелган кешеләргә мең рәхмәт».
Тәлгатнең классташы Ринат Сөнгәтуллин да якын дустының якты истәлегенә ихтирамын белдерде:
«Без бүген классташыбызны соңгы юлга озатабыз. Кызганычка каршы, махсус хәрби операция барышында һәлак булды».
Тәлгат Хәсәншин — намуслы ир, тугрылыклы ир, кадерле әти һәм яраткан бабай гына түгел, ә үз гомере бәрабәренә Ватаныбыз иминлеген саклаган чын каһарман. Аның батырлыгы онытылмас, якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Геройның урыны җәннәттә булсын.
Нет комментариев