20 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Казанда автоледи юл-транспорт һәлакәтендә борынын сындырган
Бүген иртән Минск урамындагы 12нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Казанда беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки «Бәрәңгефест» узачак
28 сентябрьдә, 13.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда һәм тарихи Юнысовлар мәйданында беренче тапкыр «Бәрәңге җанашым» бәйрәме яки бәрәңгефест» уздырыла. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда 22 сентябрьдә автомобильсез йөрү көне билгеләп үтеләчәк
Акция атмосферада чыгарылган газларның санын киметергә һәм җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына юнәлтергә ярдәм итә.
-
КАБАК БӘЙРӘМЕ - 2019
КАБАК БӘЙРӘМЕ - 2019дан фоторепортаж
-
САБА УРМАНЧЫЛЫГЫ ҖИҢҮЧЕ
"Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "2019 елда Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика күрсәтмә конкурсында җиңүче булды. Конкурска 21 проект кабул ителгән иде. Аларда урман фонды территориясен төзекләндерү, яшел зоналарны, урман паркларын, ял итү урыннарын (чатырларны, кече архитектура формаларын төзү һ.б.) карап тоту, массакүләм ял итү урыннары янындагы урман кишәрлекләрен чистарту, күрсәтмә агитациянең торышын яхшырту, урман янгыннарын кисәтү буенча аңлату һәм профилактик эшләр уздыру һәм башка эшчәнлекләр чагылдырылган.
-
Хәбибә Сабантуе
«Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк» дигән әйтем бар татар халкында. Без дә үткәнебезне барлау, туганнарны күрештерү, яңа буынны таныштыру нияте белән үзебезнең әби-бабаларыбызның туган нигезе булган Мәртен авылына 5нче тапкыр буыннар очрашуына җыелдык. Без аны карт әбиебез истәлегенә «Хәбибә Сабантуе» дип атыйбыз.
-
Синоптиклар: Скандинавия циклоны Татарстанга юеш кар һәм суыклар алып киләчәк
Гидрометеорология үзәге шимбә һәм якшәмбе көннәрендә яңгыр фаразлый.
-
ЗИЛӘ – ЕВРОПА ЧЕМПИОНЫ
Мылтыктан оча торган тәлинкәгә ату буенча дөнья чемпионы булган Шәмәрдән кызы Зилә Батыршина тагын бер җиңү яулады. Ул Италиянең Лонато-дель-Гарда шәһәрендә узган Европа Чемпионатында Николай Теплый белән 147 мишеньны атып рекорд куйды. Финалда татарстанлылар французлар Луси Анастасиу белән Антонио Терраны 38:32 исәбенә отып, 1 нче урынга чыктылар. Зилә Батыршина өчен тагын бер җиңү – ул бу чемпионатта халыкара класслы спорт остасы нормативын үтәде.
-
Белмәү җаваплылыктан коткармый
Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган кешеләрнең һәм чит ил гражданнарының исәбе 2006 елның 18 июлендә кабул ителгән 109-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә алып барыла. Әлеге законның 2нче статьясы 1нче бүлеге 7нче пункты буенча кабул итүче як булып үзенең яшәү яки башка торагын РФ гражданинына, чит ил гражданинына яки гражданлыгы булмаган кешегә яшәү өчен бирүче Россия Федерациясе гражданины санала.
-
ВОЛЕЙБОЛ КАРАРГА КИЛЕГЕЗ
Иртәгә, 21 сентябрьдә “Саба-Арена” спорткомплексында Татарстан Республикасы волейбол федерациясе президенты Кубогының VI ярышлары узачак. Уеннарда муниципаль берәмлекләрдән Саба, Сарман, Буа һәм Алексеевск районнары командалары катнаша. Ярышлар 11.15 сәгатьтә башлана, ачылышы 11.30 сәгатьтә.
-
Татарстанда таксистны үтергән егетне тоткарлаганнар
Таксиситның мәетен Шигали авылында, ә аның җимерелгән машинасын Макеевка авылы янында тапканнар.
-
Хастаханәне “шартлата яздылар”
Узган җомгада район үзәк хастаханәсе поликлиникасында 13 сәгать 30 минутлар тирәсендә ыгы-зыгы кубып алды: биредән медицина персоналын һәм анда булган кешеләрне ашыгыч эвакуацияләделәр.
-
Әлфия Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылды
Бүген, 20 сентябрь көнне, сәг 10:00да Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында тарихи вакыйга булды. Үзәк аллеяда бөек татар җырчысы, легендар Әлфия Авзал кызы Авзалова каберендә мемориаль композиция ачылды.
-
Башкортстанда давыл булган
Кичә Башкортстанда давыл булып узды. Җилнең максималь тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитте. Көндезге сәгать 15.00 гә булган мәгълүматларга караганда, 63 агач, 10 реклама щитлары аву очраклары теркәлгән.
-
Лотерея уйнап яки кәрт сугып откан акча хәрәмме?
Усал идем, шуның өчен дә шул гөнаһ-фәлән диеп тормадым, зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урладым, дип язган мәшһүр шагыйребез. Без бүген бу юлларны бер шуклык, мутлык дип кабул итәбез, мыек астыннан елмаеп укыйбыз. Хәер, икенче шигырендә үк әдип, кем уйлаган шушы шаярулар синдә кәсеп булып калыр, дип үкенә. Кечкенә чактагы шуклыклар кәсепкә әйләнмәсен, бала урлашырга гадәтләнмәсен өчен нишләргә соң, дигән сорау белән башкалабыздагы “Иске таш” мәчет имамы Рамил хәзрәт Юнысовка мөрәҗәгать иттек.