Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Белмәү җаваплылыктан коткармый

Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган кешеләрнең һәм чит ил гражданнарының исәбе 2006 елның 18 июлендә кабул ителгән 109-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә алып барыла. Әлеге законның 2нче статьясы 1нче бүлеге 7нче пункты буенча кабул итүче як булып үзенең яшәү яки башка торагын РФ гражданинына, чит ил гражданинына яки гражданлыгы булмаган кешегә яшәү өчен бирүче Россия Федерациясе гражданины санала.

Әгәр РФ гражданины тарафыннан шушы закон таләпләре бозылса, ана карата җинаять эше кузгатылырга мөмкин. Мәсәлән, РФ Жинаятьләр кодексының 322.2нче статьясы ниге­зендә Россия  һәм шулай ук чит ил гражданнарын (гражданлыгы булмаган кешене) Россия  Федерациясендә урнашкан яшәү урынында фиктив теркәгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Кодексның 322.3нче статьясы исә  чит ил гражданнарын (гражданлыгы булмаган кешене) РФ-ендә тору урыны  буенча фиктив исәпкә куйган өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.

Кыскасы, әгәр РФ гражданины үзенең яшәү яки башка торагына алдан ук ул торакта яшәмәячәген белә торып, РФ гражданинын яки чит ил гражданинын  терки яисә  исәпкә куя икән, жинаять жаваплылыгына тартылырга мөмкин.

Әлеге җинаятьләрне кылучыга карата закон тарафыннан шактый кырыс җәза каралган: 100 меңнән 500 меңгә кадәр яки 3 еллык хезмәт хакы (башка керем) күләмендә штраф; 3 елга кадәр мәҗбүри эш; 3 елга кадәр срокка  иректән мәхрүм итү.

2018-2019 елларда Саба районы җәмәгать судьялары тарафыннан әлеге статьялар буенча 8 җинаять эше каралды. Бу әле һәркемнең дә закон таләпләрен белеп бетермәве турында сөйли. Әмма белмәү җаваплылыктан азат итми. Шуны истә тотып, әлеге закон таләпләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында онытмаска кирәк.

Айгөл Шәймарданова, җәмәгать  судьясы.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев