«Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермер хуҗалыгында көнбагыш уралар
Район яңалыклары

«Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермер хуҗалыгында көнбагыш уралар

«Уңыш-2026»

Басуларда көзге кыр эшләре соңгы этабына якынлаша. «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермер хуҗалыгында көнбагыш уңышын җыю дәвам итә. Бер гектардан уртача 31,5 центнер уңыш алынуы — кырдагы тырыш хезмәтнең күркәм нәтиҗәсе.

Уңыш чыгышы куандыра
Уңыш чыгышы куандыра

Көнбагышны урып-җыю эшен комбайнчы Рәис Шакиров башкара. Көзге кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп тәмамлау өчен, ул үзенә йөкләнгән бурычны җаваплылык белән үти.

Уңышны җыеп алу — авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең бер еллык тырышлыгына йомгак ясаучы мөһим чор. Басуларда эшләр уңышлы тәмамланып, мул уңыш хуҗалык келәтләренә кайтсын!


Нет комментариев