20 декабрь 2019 яңалыклары
-
Сөембикәнең 500 еллыгына багышланган концерт
Казан ханлыгы ханбикәсе Сөембикәнең тууына 500 ел булу уңаеннан Казанда концерт үткәрделәр.
-
Яңа елга әзерлек
Мишә авыл җирлеге территориясендә Яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә. Җирлектә урнашкан һәр оешма үз территориясен һәм бистә үзәген бизү эшендә бик актив катнаша. Ә бүген исә, 20 нче декабрь көнне, Лесхоз бистәсендә Мишә авыл җирлегендә оешкан барлык оешма-предприятияләрдә эшләүчеләрнең актив катнашуында Яңа ел парады узачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветеранына Рәхмәт хаты тапшырды
28 декабрьдә Фәррах Хәйретдиновка 101 яшь тулачак.
-
Алсу Фазлыева рецепты: Ял көненә файдалы тәм-том
Алсу Фазлыева инстаграм битендә шәп рецептлар белән шатландыра. Җырчының менә бу тәм-томын да ясап карыйбызмы?
-
Казанда трамвай чыбыклары өзелеп, юлга килеп төшкән
Шул хактагы видеоны кичә Родина урамындагы супермаркет каршында төшергәннәр.
-
Ишан хәзрәт рухы яңарды
Кем соң ул Бигәнәй авылы Ишаны? Тарихта аның турында нинди мәгълүматлар саклана? Шушы һәм башка бик күп сорауларга 17 декабрьдә районыбызның күренекле дин эшлеклесе Вәлиәхмәт Мөхәммәтгалим улының вафатына 100 ел тулуга һәм төбәгебездән чыккан галимнәрне искә алуга багышланган «Саба укулары» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә җавап алырга мөмкин булды.
-
ИГЪТИБАР!
Газетабызның 20 декабрь № 94 санында бирелгән “Эколог кабул итә” белдерүе буенча 23 декабрь көнендә Егор Александрович Тарнавский тарафыннан гражданнарны кабул итү билгеле бер сәбәпләр аркасында кичектерелә. Кабул итү көннәрен кабат хәбәр итәрбез.
-
ТӨНГӘ КАРШЫ НӘРСӘ АШАРГА ЯРЫЙ?
Йоклар алдыннан ашмаска кушалар. Иң яхшысы – йокларга 3 сәгать кала ашарга, диләр. Әмма ашыйсы килә бит! Нишләргә? Ач карынга йоклап китеп тә булмый бит әле ул... Ашказанына авыр булмасын өчен нинди ризык ашарга ярый соң?
-
РАЙОН СОВЕТЫ УТЫРЫШЫНДА
Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышында Саба муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү турындагы, 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының бюджеты хакындагы, Саба муниципаль районы җирле үзидарә органнарында 2019 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 30 ноябренә кадәрге чорда гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше хакындагы көн тәртипләре буенча юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаев, финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Сөнгатов, район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов чыгышлары тыңланды. Депутатлар шулай ук Саба муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына кертелгән үзгәрешләрне расладылар.
-
ЯЛГАН АРАКЫНЫ ФАШ ИТИК
Законсыз рәвештәге ялган аракы сатучылар белән көрәштә халык та актив катнаша ала. Татарстанның “Халык контроле” системасына теркәлеп, легаль булмаган һәм контрафактлы исерткеч эчемлекләр сатылу очраклары хакында хәбәр итүчеләрне (фактны раслаган фото булуы шарт) акчалата бүләкләү мөмкинлеге каралган. «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итү өчен иң элек ТР Дәүләт хезмәтләре порталында (https//uslugi.tatarstan.ru/) теркәлергә кирәк. Мәгълүматларда күрсәтелгән фактлар дөреслеккә туры килгән очракта, Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүмат хуҗасына акча түли. Анонимлык гарантияләнә.
-
“МОНДЫЙ БӘЙГЕНЕ КӨТМӘГӘН ИДЕК”
Саба гимназиясендә әлерәк кенә “Ата-аналар форумы” үткәреп, “Тату сыйныф серләре” бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчене игълан иткәннәр иде.
-
ЧЫРШЫ ГЫНА ДИМӘГЕЗ
Яңа ел үзенең мәшәкатьләре белән якынлашып килә. Чыршы сатучы сәүдә нокталарында төрледән-төрле чыршы тәкъдим итәләр. Яшел чыршы өйгә хуш ис тарата, Яңа ел бәйрәменә ямь өсти.
-
Бүләк алу тыела
Саба муниципаль районының коррупциягә каршы тору буенча комиссиясе утырышында әйтелгәнчә, коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезләмәләрендә дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларга, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә, аерым оешмалар хезмәткәрләренә бүләкләр бирүне, шулай ук хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә аларга бүләкләр алуны тыю каралган
-
Песошин татарстанлыларны РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады
Премьер-министр куркынычсызлык органнарында эшләүчеләргә фидакяр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
-
«Изге гамәл кылудан курыкмагыз» — Салават Фәтхетдинов мөмкинлекләре чикле балаларны сөендерә
Халык артисты Салават Фәтхетдинов төркеме белән чыгыш ясап, мөмкинлекләре чикле балаларны сөендерә.