Үзем генә гаепле
Шулай йөри торгач, Венераның үземә игътибар итүен сизә башладым. Ул кайвакыт Казаннан дәрес өчен кирәкле берәр нинди методик белешмә алып кайтуымны үтенә. Сатуда булмаса да, мин аны табам, чөнки апам да, абыем да вузда белем бирәләр. Венераның миңа хөрмәте көннән-көн артканын тоям. Инде ул мине атна ахырында көтеп ала.