Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ОСАГОны ярты бәясеннән сатып алырга мөмкин булуын аңлатканнар

Полис бәясенең яртысын Пенсия фонды компенсацияли.

Социаль яклау органнарыннан бирелгән транспорттан файдаланучы инвалидлар һәм аларның законлы вәкилләре ОСАГО иминият полисын 50%лы ташлама белән сатып алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости яза.
Әмма ОСАГОны башта тулы бәясеннән сатып алырга кирәк. Соңыннан яртысын Пенсия фонды компенсация рәвешендә кире кайтара. Ташлама нибары бер автомобильгә генә кагыла. Шул ук вакытта ОСАГО килешүендә инвалид үзе яки аның законлы вәкиле, тагын күп дигәндә 2 йөртүче күрсәтелергә тиеш.

Ташламаны Пенсия фонды аша рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен гариза һәм өстәмә документлар тапшырырга кирәк. Полис 2022 елның 1 гыйнварыннан соң рәсмиләштерелеп, кайбер шартлар үтәлгән очракта, компенсация алу өчен гариза тапшырырга кирәкми.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев