«Нәфис Косметикс» Татарстанның беренче сыйныф укучыларына 500 мәктәп җыелмасын тапшырды
Искәртеп үтәбез, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» — Татарстанда ел саен уза торган масштаблы социаль инициатива, ул яшь буынга белем алу өчен тигез шартлар тудыруга юнәлтелгән. Бу эштә бизнес вәкилләренең актив катнашуы мохтаҗ гаиләләргә сизелерлек ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.