Бәйгедә район хуҗалыкларыннан 53 үз һөнәренең остасы катнашты
Агымдагы атнада “Явлаштау“ бригадасында сыер савучылар ярышы булды
Озак кына үткәрелми торганнан соң, мактаулы һөнәр ияләрен бергә җыйнаучы чарага кабат старт бирелде. Әйтергә кирәк, сыер савучылар ярышта элек тә теләп катнаштылар һәм бөтен осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Бер үк вакытта тәҗрибә дә алмашу бара, малларны асрау һәм терлекчелектә яңа төр аппаратлар куллану турында яңалыклар да җиткерелә.
“Район хакимияте карары нигезендә, Рәис Нургалиевич булышлыгы белән ярышларны яңартып җибәрәбез. Шуңа күрә бүген без биредә – районда иң соңыннан төзелгән сөтчелек комплексында. Соңгы елларда терлекчелек продуктлары җитештерү буенча да зур үзгәрешләр булды. Ярыш терлекчеләр эшенең олы хөрмәткә лаек булуын тагын бер кат ассызыклап үтәргә мөмкинлек бирә”, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин бәйге башланыр алдыннан.
Конкурс ике этаптан торды: теория өлеше һәм саву аппаратларын сүтеп җыю. Сорауларның җиңелләре дә, хәйран авырлары да бар иде. Тесттагы өч вариантның дөресен күрсәтергә кирәк. Әйтик, какой гормон поддерживает выработку молока в молочных железах? (Имчәк бизләрендә сөт бүленеп чыгуны кайсы гормон тәэмин итә?) Ә соматика күзәнәкләре нәрсә – үлгән лейкоцитлармы (1), эритроцитлармы (2), әллә тромбоцитлармы (3)? Кемне кемне, бу сораулар һәрхәлдә сыер савучыларны аптырашта калдырырга тиеш түгел. Чөнки, җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев әйкәнчә, алар өчен укулар үткәрелеп тора. Теорияне белмәсәң дә ярый дигән сүз түгел.
Сөт бүлеп чыгаручы имчәк бизләренең ничек эшләве сыер савучы өчен Җир шарының җиде могҗизасыннан да зуррак әһәмияткә ия. Саву аппаратын сүтеп җыюны үз эченә алган практик өлеш турында әйткән дә юк. Тиз арада башкарып чыгу өчен аның төзелешен яхшы белергә кирәк. Детальләре күп. Бу этапка секундомерлар белән старт бирелде. Гөлзилә Каюмова (“Игенче”), Гөлсинә Фазылова (“Кибәче”), Рәзилә Әхмәтҗанова (“Курсабаш”), Эльмира Гайсина (КФХ” Әхмәтов”), Гөлнара Шамилова (“Явлаштау”), Наталья Бушуева (“Шытсу”), Рузалия Зарипова (“Мичән”), Айсылу Сафина (“Урта Саба”), Миләүшә Нургалиева (“Сатыш”), Әнисә Рәхимуллина (“Юлбат”), Гөлнара Шәехова (“Симет”), Нурзия Гарипова (КХФ “Мөхәммәтшин”) җитезлектә, осталыкта көч сынаштылар. Аларның һәрберсе диярлек дистә еллар хезмәт осталыгына ия кешеләр.
Комиссия әгъзалары билгеләп үткәнчә, сыер савучылар бурычны нигездә үтәделәр. Әмма аппаратны җыю тәртибен бутаучылар да булды. Шулай ук стаканнарны резиналарыннан ычкындырганда отвертка белән саграк эш итәргә кирәклеге искәртелде. Аппаратлар яңа булу сәбәпле, шланглар әле тыгыз иде, аларны пульсаторларга тоташтыру һәм аеру күбрәк вакытны алды.
Ярышта катнашучылар яңа сөтчелек комплексы белән танышты
“Торакка 2025 елның ноябрендә 60 баш савым сыер белән кергән идек. Хәзер аларның саны 288гә җитте. Ел ахырына кадәр тагын 100гә арттырырбыз дип торабыз. Саву залына хәзергә 20 баш сыер кертеп була. Каршы якка җиһазлар урнаштырылгач, эш тагын да тизләнәчәк. Перспективада сыерларны 800 башка җиткерү күздә тотыла. Эш ике сменада оештырылган, көнгә уртача 6,5 тонна сөт савыла, майлылык 3,7-3,95, аксым 3,2 процент тәшкил итә. Торакта барлык шартлар тудырылган, белгечләр, бухгалтерия һәммәбез дә шушында кайнашабыз”, – диде бригада җитәкчесе Алмаз Фазлыев.
Фермада иң тәмле продукция бирә торган джерси токымлы сыерлар да бар. Үзләре кечкенә буйлы, сөтләренең майлылыгы 5-10 процентка җитә, ягъни каймакныкы кебек. Джерсилар бик сөйкемле, аларны сыер савучылар да яратты, яннарында фотога да төштеләр.
Конкурста катнашучыларны бүләкләүдә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты һәм республика предприятиеләренең табышлы эшләве нәтиҗәсендә авылларда да зур үзгәрешләр булып торуын әйтеп, бердәмлекнең алгарышта зур көч икәнлегенә басым ясады, терлекчелек тармагы хезмәтчәннәренә уңышлар теләде. Алдынгыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә бәйгедә катнашучылар арасында беренче булып саву аппаратын сүтеп җыюда иң яхшы күрсәткечкә ирешкән Рузалия Зарипова (“Мичән” бүлекчәсе) бүләкләнде. Ул 5 минут 13 секундка сыешты. “Игенче”дән Гүзәл Каюмова – 2нче, Гөлнара Шамилова (Явлаштау) 3нче урынны алды.
“Сораулар минем өчен авыр булмады. Шулай да беренче урынга чыгармын дип уйламаган идем. Шекшедә лаборант эшен башкару да ярдәм иткәндер. Август аенда сыер сава башлаганыма 19 ел булды”,– диде ул.
Гөлнур Гәрәевага (“Сатыш”) –2нче” Фаягөл Газизҗановага (“Мичән”) 3нче урын бирелде. Рушания Сабирҗановага (“Игенче”), Әлфия Миңнегуловага (“Сатыш”), Фаягөл Газизҗановага (“Явлаштау”) кызыксындыру Дипломнары тапшырылды. Чара программасына концерт номерлары да кертелгән иде.


Нет комментариев