Россия халкын ноябрьдә 20 эш һәм 10 ял көне көтә
Ноябрьдә россиялеләрне 20 эш көне һәм 10 ял һәм бәйрәм көне көтә. Бу хакта РИА Новостига О. Е.Кутафин исемендәге университетның (МДЮА) К.Н.Гусов исемендәге хезмәт хокукы һәм социаль тәэмин итү хокукы кафедрасы доценты Михаил Афанасьев хәбәр иткән.