Киеренке ярышта райондашларыбыз ир-ат командалары арасында да, хатын-кыз командалары арасында да вице-чемпион исеменә лаек булдылар
«Саба-Арена» спорт мәктәбендә ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында ир-ат һәм хатын-кызлар командалары арасындагы волейбол нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: Ир-атлар арасында: 1 урын — Кукмара районы; 2 урын — Саба районы;3 урын — Мамадыш районы. Хатын-кызлар арасында: 1 урын — Кукмара районы; 2 урын — Саба районы; 3 урын — Балтач районы.
«Кукмаралылар бүген волейболда көчлерәк булды, әмма без һичшиксез реванш алачакбыз», диделәр спортчыларыбыз.
Нет комментариев