«Яшьлек» биючеләре  «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатлары булды
Район яңалыклары

«Яшьлек» биючеләре «Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреатлары булды

Фестивальдә республиканың 6 муниципаль районыннан иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты.

. Әлеге конкурста "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбеннән «Яшьлек» бию коллективы (җитәкчесе Альбина Мөбәрәкҗанова) «хореография «стильләштерелгән бию» номинациясендә татар һәм рус халык биюләре белән чыгыш ясады. Конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде. Конкурсның барлык зональ этаплары нәтиҗәләре буенча Казанда 4 ноябрь конне Халыклар бердәмлеге көненә карата Гала концерт узачак.


Нет комментариев