Бүген - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Яңалыклар

Бүген - авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәм котлавы

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез — авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

  Бөтен гомерегезне туган җиргә багышлавыгыз, кыенлыклар белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап, иңнәрегезгә алган авыр һәм җаваплы хезмәтегезне намус белән башкаруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Ирешелгән уңышларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын! Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телибез. Тормышыгыз шатлык-сөенечләр белән тулып торсын, табыннарыбыз һәрчак мул булсын!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев