Ярышларда Саба, Кукмара, Теләче, Балтач, Арча, Әтнә районнарыннан һәм Нократ Аланы шәһәреннән 82 спортчы катнашты.
Ярышларны ачу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Азат Гатиятуллин һәм ярышларның баш хөкемдары Рифат Хисамов үткәрде.
Ярыш нәтиҗәләре: 2015-2016 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында: Җәләлиев Айзат (Арча); 2015-2016 һәм аннан яшьрәк кызлар арасында: Бәйрәмова Лиана («Олимп» спорт мәктәбе); 2013-2014 елгы егетләр арасында: Шакирҗанов Әнвәр («Сабантуй» спорт мәктәбе); 2013-2014 елгы кызлар арасында 2013-2014: Бәйрәмова София («Олимп» спорт мәктәбе); 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында: Хәсбиуллин Аяз («Олимп» спорт мәктәбе); кызлар арасында 2011-2012: Галимҗанова Иделия (Кукмара), 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында: Сәйфетдинов Аскар («Олимп» спорт мәктәбе); Кызлар арасында 2009-2010: Нигъмәтҗанова Камил (Арча); 31-44 яшьлек хатын-кызлар арасында: Рәхимова Фәридә (Саба); 30-39 яшьлек ир-атлар арасында: Вайисов Улугбек (Шәмәрдән);40-49 яшьлек ир-атлар арасында: Шәйхуллин Фиргать (Шәмәрдән); 50-59 яшьлек ир-атлар арасында: Ванеев Александр (Нократ Аланы); 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар арасында: Фәсхетдинова Равия (Шәмәрдән); 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар арасында: Сәләхов Илфар (Кукмара).
Нет комментариев