21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Сабалылар 99 процент республика җитештерелгән аракы эчкән
Республикада суррогат аракы эчүдән көн саен бер кеше дөнья белән хушлаша. Агымдагы елның 9 аенда эчеп агуланучыларга килүче әҗәл календарьның ике көнен безнең районга да багышлады. Болар әле алкоголизм белән авырый да башламаган кешеләр булырга мөмкин. Әмма, гөнаһ шомлыгына каршы, аракы дип агу эчәләр дә - ир уртасына да җитмичә,...
-
Түләмәсәң, өеңә киләләр
Пенсия фондына иминият кертемнәре түләргә тиеш булып та, вакытында исәп-хисап ясый алмаган шәхси эшмәкәрләрнең бурычларын түләттерү айлыгы дәвам итә. Акция барышында аларның яшәү урыннарына суд приставлары хәзер үзләре бара. Рейдлар Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе белгечләре белән берлектә үткәрелә. Узган җомгада аларга редакция журналисты да иярде. Идарәнең...
-
Сабада буран көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә кыска вакытлы буран чыгачак, күз күреме 1 чакрымга кадәр кими. Иртәгә, 21 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява. Җил төньяктан исә. Төнлә җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә...
-
Техникалар кышкы саклауга әзер
Күпьеллык традицияләр буенча, кыр эшләре төгәлләнгәч, республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләренең бушап калган авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую һәм киләсе ел кыр эшләренә әзерлекне оештыру мәсьәләләре күчмә комиссияләр тарафыннан бәяләнә. Узган атнада шундый чара безнең районда да узды. Эш барышында комиссия "Туган як", "Симет", "Болгар" "Эзмә сөтчелек комплексы" җәмгыятьләрендә, Мичән, Тимершык...
-
Бадминтон уйный белсәң, ярышка рәхим ит
Районыбызда октябрь-декабрь айларында бадминтон буенча район чемпионаты үтәчәк. Шәхси чемпионатның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Бадминтонны спортның Олимпия төре буларак популярлаштыру, иң оста уенчыларны ачыклау. Уеннарны үткәрү урыны - Тимершык урта мәктәбе спорт залы. Ярышларга 18 яше тулган, Саба районында яшәүче, тиешле әзерлеге һәм табиб рөхсәте белән ир-егетләр һәм...
-
Үзара салым акчасына Курсабаш авылында урам юлына таш җәйгәннәр
Юлларның кадере аеруча беленә торган фасыл - көз җитте. Хәзер күп авылларда кешеләрне пычрак ерып йөрүдән таш түшәлгән урамнар коткара, әмма тизрәк кар төшүен көтүчеләр дә бар. Шуңа күрә, авыл җирлекләре Советлары карарларыннан күренгәнчә, референдум үткәреп җыелган үзара салымның күпчелеге урамнарны төзекләндерүгә тотыла да. Уртак эшне тамчыдан күл җыеп хәл...
-
Якташыбыз Әлфинур Вафина китап чыгарган
"Сүз" нәшриятында Явлаштау авылында туган, хәзер Казанда яшәүче якташыбыз Әлфинур Вафинаның шигырьләр һәм җырлар китабы басылып чыкты. Әлеге китапка шагыйрәнең соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре туплап бирелгән. Бу инде якташыбызның икенче китабы. Аның "Сөю - бәхет" дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы 2006 елда дөнья күргән иде. Әлфинур Вафина - тормышыбыз күренешләрен,...
-
Юл төзүчеләргә бәйрәм котлавы
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, тармак ветераннары! Сезне яхшы юлларның кадере аеруча арткан фасылда билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Юлчылар хезмәтенең район тормышындагы, икътисадый үсешне тәэмин итүдәге әһәмияте бәяләп бетергесез. Торак пунктларга керү юллары яхшыра, асфальт җәелгән урамнар, территорияләр арта, авыл юллары да яңарыш кичерә. Заманча технологияләр кулланып, транспорт...
-
Инвалидлар халыкның социаль яктан аз якланган төркеменә керә
Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары белән район территориясендәге объектларның, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендәге хезмәт күрсәтүләрнең инвалидлар өчен уңайлылыгы күрсәткечләрен яхшырту буенча 2016-2020 елларга чаралар планы ("юл картасы") расланды. Әлеге план социаль-мәдәни-мәгариф учреждениеләренә үтеп керү өчен уңайлы мохит тудыруга юнәлдерелгән. "Юл картасы"н эшләү һәм аны гамәлгә ашыру инвалидларның һәм халыкның хәрәкәте...
-
Өлгермәүчеләргә "автоплатеж" кулай
Татарстанда электрон түләүләр популярлаша. Бердәм исәп-хисап үзәге (ЕРЦ) директоры Айдар Шәйхетдинов белән Саба районында электрон хезмәтләрдән файдаланучылар өчен тудырылган мөмкинлекләр турында сөйләштек. - Айдар Зөфәрович, бүгенге көндә сабалыларга күпме электрон хезмәт күрсәтелә һәм халыкның активлыгы нинди? - Татарстанда 200дән артык хезмәт электрон төргә күчерелгән. Халык арасында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр...