21 октябрь 2015 яңалыклары
-
Интернетта сак бул, юкса 1 млн сумың оча
Интернетта экстремистик характердагы материаллар тараткан өчен штраф күләме гаять зур - 100 меңнән алып 1 млн сумга кадәр. Әйтик, быел гына да Чаллыда 30 кешене прокурор карарлары буенча административ җавапка тартканнар. Димәк, аларга кесәләреннән шактый гына зур сумма чыгарып салырга туры килгән. http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/11416-internetta-sak-bulmasa%D2%A3-1-mln-sumyi%D2%A3nan-kolak-kaguyi%D2%A3-bar.html
-
Абыйсының кабыргаларын сындырган
18 яшьлек егет абзые белән бәхәскә кергән һәм аны кабыргалары сынганчы кыйнаган. Дежурныйга ЗЯБ бистәсендәге бер фатирда кыйналган ир-ат булуы хакында хәбәр керә. Ведомстводан тыш каравыл экипажы егетне тоткарлый. Ул беркайда да эшләми булып чыга. Абыйсын кичекмәстән шифаханәгә озаталар. http://almet-rt.ru/tt/hbrl/item/11421-
-
Җинаятьчел төркем башлыгын гомерлеккә утырттылар
Татарстан Югары суды Казанның "Центровские" җинаятьчел төркеме лидеры Азат Зариповны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Җинаятьчел төркемнең абруйлы әгъзасы саналган Роберт Мирзагалләмов 23 елга кырыс режимлы колониягә озатылды, төркемнең актив әгъзасы Рамил Рәхимҗанов - 18, Олег Зиновьев - 16 ел да 5 айга, Марат Гарипҗанов - 12,5...
-
Теләчедәге юл һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында булган
Мәскәү - Уфа федераль юлының Теләче районы турысындагы 898нче чакрымында килеп чыккан һәлакәттә 1972 елгы хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Фаҗига кичә 21.15тә була. Беренчел фаразларга караганда, "Лексус" автомобиле рулендагы 1985 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл...
-
Баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәзаны кичектермәкчеләр
Россия хокук сакчылары баласы булган үтерүчеләр өчен дә җәза вакытын кичектереп торуны кирәк саный. Хәзерге вакытта кичектерү авырлы хатын-кызларга һәм 5 елдан азрак вакытка ирегеннән мәхрүм ителгән әниләргә (баласына 14 яшь тулганчы) бирелә. Инде иректән мәхрүм ителү вакытын биш түгел, 8 елдан чыгып карарга тәкъдим итәләр. Шулай итеп, иректә 8...
-
Чаллыда ветеранны кыйнап үтергәннәр?
Әлеге сорауга "Беренче канал" җавап табарга тырыша. Коточкыч вакыйга турында "Пусть говорят" тапшыруында күрсәтәчәкләр. Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтергәнче кыйнаганнар! Моны әбинең оныгының дусты эшләгән. Аңа бернинди дә җәза бирелмәгән, ваемсыз егет әле дә иректә йөри. Бу фаҗига белән "Беренче канал" журналистлары да кызыксынган. Тиздән тапшыру эфирга чыгачак, дип...
-
Кышкы кояш
Яратам болытны ачып Кышкы кояш чыгуын. Нурлары бик тансык чакта Күзләрнең чагылуын. Кышкы кояш, ник син шулай Бездән бик тиз качасың. Көннәрең кыска, йөзеңне Безгә бик аз ачасың. Кышкы кояшның нурлары Карларның аклыгында. Чалт аяз кышкы көннәрдә Һаваның сафлыгында. Кышкы кояшлы көннәрдә Чаңгыда йөрүләре. Тунын коеп чыршыларның Урманга керүләре Бер...
-
Әй, китабым
Яшьлегемдә укылган, Китап минем кулымда. Күпме акыл һәм көч биргән, Минем яшәр юлыма. Әй, яшьлегем китабы, Хөрмәтлемен мин сиңа. Тел ачкычым, тәрбиячем, Укытучым син миңа. Әй, китабым, син миңа, Акыл, зиһен бирүче. Уйларымны җайга салып, Хис-шигырьгә илтүче. Әй, китабым, сиңа сыйган, Мәхәббәт, наз, гомерләр. Математика, биология, Химик, физик белемнәр. Әй,...
-
Көзләр көзгә ошамый
Көзләр көзгә охшамый Көнен елый, төнен елый, Шундый елак көз килде. Җәй яумаган яңгырларны Сары көз алып килде. Әллә быел булмый инде Әбиләр чуагы да. Җепшек карлар явып тора, Дөнья гел чуар гына. Төрле елда төрлечә шул, Көзләр көзгә ошамый. Матур көзгә әйләнерме, Һич тә күңел ышанмый. Табигатьнең үз законы,...
-
Татарстан пенсионерларының яшәү минимумы - 7526 сум
Бүген бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 12 нче утырышта беренче укылышта һәм тулаем "2016 елга пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен ТРда пенсионерның яшәү минимумы күләмен раслау турында"гы закон проектын бер тавыштан кабул итте. Аерым алганда, киләсе елга Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 7526 сум итеп билгеләнә. ТР икътисад...
-
Авыл "докторы"
Авыл җирендә һәр һөнәр кешесе кадерле. Медицина хезмәткәре бигрәк тә кирәк. Авыл җирендә фельдшерлар элек-электән җитешмәде, кечкенә торак пунктларда алар бөтенләй юк иде. Мин кечкенә чакта Калатауга, Йосыф-Аланга Юлбаттан - Әкълимә, Түбән Шытсудан Әлфия апаларның килеп эшләгәннәрен яхшы хәтерлим. Авылда медпункт булмаганлыктан, Хәлиулла абый белән Бибисара апаларның бер өйләрен шушы...
-
Тол хатынның җаны сыкрамаган, йөрәге әрнемәгән чагы юк
Бу бакчаны быел казытсам, икенче елны Гарифым кайтыр иде ичмасам, - дип артка чөеп бәйләгән яулыгын салды да, йорт нигезенә терәп өелгән бүрәнә өстенә барып утырды Банат апа. -Кайтыр, кайтыр, менә минеке дә кайтты бит. Бер аяксыз булса да, капка-койма кадакларга эшкә ярый, - дип сүзен җөпләде икенче солдат хатыны....
-
Шәмәрдәндә инвалидлар шахмат уйнады
15 октябрьдә район мәдәният йортында республика чемпионатына әзерлек һәм иң осталарны сайлап алу максатыннан инвалидларның шахмат ярышы узды. Бәйгедә 10 авыл җирлегеннән 20 уенчы катнашты. Җиңүчеләр булып Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов һәм Сабадан Ленина Ракова танылды. Хәзер шахматчылар һәм шашкачылар Яр Чаллыда үтәчәк республика чемпионатына әзерләнә. Рәшит Кәримов.
-
Әти-әниең полициядә эшләсә, рәсем яса
Илебездә 1 октябрьдән "Минем әти-әнием полициядә эшли" дип исемләнгән Бөтенроссия балалар рәсемнәре бәйгесе старт алды. Ул Әдәбият елына багышлана һәм "Безнең заман герое" дигән девиз белән үтәчәк. Бәйгенең район этабында катнашучыларга шушы темага туры китереп ясаган рәсемнәрен 1 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба район бүлегенә, балигъ булмаганнар белән...
-
Татарстаннан иң яхшы авыл мәктәпләре исемлегенә Шәмәрдән лицее да кергән
Россия Мәгариф министрлыгы илдә чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүнең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 200 авыл мәктәбенең исемлеген халыкка чыгарды. Татарстаннан шушы исемлеккә кергән 4 мәктәп арасында Шәмәрдән лицее да бар. Рейтинг IX сыйныфларда дәүләт имтиханнары һәм укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының төбәк туры нәтиҗәләреннән чыгып төзелгән. Уңышлары анализланучы уку йортлары контингенты киңәйсен өчен...