Авыл "докторы"
Авыл җирендә һәр һөнәр кешесе кадерле. Медицина хезмәткәре бигрәк тә кирәк. Авыл җирендә фельдшерлар элек-электән җитешмәде, кечкенә торак пунктларда алар бөтенләй юк иде. Мин кечкенә чакта Калатауга, Йосыф-Аланга Юлбаттан - Әкълимә, Түбән Шытсудан Әлфия апаларның килеп эшләгәннәрен яхшы хәтерлим. Авылда медпункт булмаганлыктан, Хәлиулла абый белән Бибисара апаларның бер өйләрен шушы...
Авыл җирендә һәр һөнәр кешесе кадерле. Медицина хезмәткәре бигрәк тә кирәк. Авыл җирендә фельдшерлар элек-электән җитешмәде, кечкенә торак пунктларда алар бөтенләй юк иде. Мин кечкенә чакта Калатауга, Йосыф-Аланга Юлбаттан - Әкълимә, Түбән Шытсудан Әлфия апаларның килеп эшләгәннәрен яхшы хәтерлим. Авылда медпункт булмаганлыктан, Хәлиулла абый белән Бибисара апаларның бер өйләрен шушы максатка файдаландылар. Без, мәктәп балалары, шул өйгә укол кадатырга, беләккә чәчәк салдырырга, Манту реакциясенә тикшертергә бара идек. Син кер дә, мин кер, дип ишек төбендә төрткәләшеп торган чаклар, ак халатлы апаларны күргәч, тәнгә "каз йоннары" чыкканы әле дә онытылмый.
1972 елга авылга медицина училищесын тәмамлаган Сәрирә апа Галиева кайтты. Шуннан соң күпләр җиңел сулыш алды. Калатау авылында яшәгән әтисе кызын урманчы итәргә теләсә дә, ул үзенә охшаган һөнәрне сайлый. Менә шул вакыттан алып, ягъни 40 ел халыкка бик кирәкле хезмәттә булды ул. Беркөнне Сәрирә апа белән урамда очрашкач: "Кара әле, Данил, нигә син минем турында бер тапкыр да газетага язмадың, кайберәүләрне икешәр тапкыр яздың бит инде",- дип үпкәсен дә белдергән иде. Шуңа күрә, "гаебемне" танып, кулга каләм алдым. Сүзне әтисе Галимҗан абыйдан башлыйм әле. Яшерен-батырын түгел, кызының медицина буенча укып-эшләвен белгәч, берара ачуланып та йөри әле ул, үпкәсен хатыны Гөлмәдинә апага да берничә тапкыр белдерә. Берзаман Галимҗан абыйның бик каты эче авырта башлый, ашаудан кала. Сәрирә апа әтисенә дөрес диагноз куеп, берничә укол кадаганнан соң Галимҗан абый савыга. "Шуннан соң әти мине бик мактады, әле ярый, врач булгансың, кызым, юкса, үлә идем бит, дип аркамнан сөйде",- дип искә алды Сәрирә апа.
Гали абый белән Гөлмәдинә апаны мин бик яхшы хәтерлим әле. Икесе дә Югары Шытсу авылында үскән егет белән кыз, күршеләр булганлыктан, бер-берсен яшьтән беләләр һәм язмышларын бергә бәйлиләр. Аннары Калатауга күченәләр. Мин балачакта аларга көтү чираты җитү көннәрен санап кына тора идем. Ни өчен дисәң, Гөлмәдинә апа пешергән балан бәлешләре, гөбәдия-коймаклар ашап туймаслык була иде. Яшь чакта андый тәмле ризыкларны беркемдә дә ашаганым булмады.
Сәрирә апа: "Авыл белән бергә картайдым",- дип әйтергә ярата. Чыннан да, 43 ел эшләү дәверендә күпме генә кешенең, көн дими, төн дими, янына бармаган, авылдашларына файдалы киңәшләр бирмәгән, аларның гомерләрен озынайтмаган ул. Сәрирә апа Галиева ике кызга һәм бер улга тормыш бүләк итте. Олысы Ләйлә әнисе шикелле медицина юлыннан китте, теш табибы булды. Улы - Казанда, кече кызы Лилия Сабада почтада эшли. Оныгын бигрәк тә ярата Сәрирә апа. "Һәр кич Юлбатка төшеп, сөеп менмәсәм, йоклый алмыйм",- ди.
Мин кичләрен авылда утлар янганда Сәрирә апа йортының тәрәзә төпләрендәге гөлләргә аеруча игътибар итәм. Әнисе Гөлмәдинә ападан калган гөлләр ул. Алар ут яктысында бигрәк тә матур булып күренәләр. Мин гомер буе халыкка игелекле хезмәттә булган "авыл докторының" йорт тәрәзәләре һәрчак шулай якты балкысын, үзенең дә сәламәтлеге беркайчан да какшамасын дигән теләктә калам.
Данил Галләмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев