22 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Татарстанда коммуналь хезмәт тарифлары арту дүрт процентка кадәр чиктә булачак
1 июльдән газга уртача тариф 3 процентка, җылылык энергиясе һәм канализация 3,3 процентка, су белән тәэмин итү 2,9 процентка арта.
-
“Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020”
21 гыйнвар көнне Шекше мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-Саба-2020" эстрада сәнгате район фестиваленең зона сайлап алу турларына старт бирелде, анда Шекше, Явлаштау, Мишәбаш, Иштуган, Иләбәр, Мичәнбаш, Кырбаш, Курсабаш, Түбән Утар, Шәмәрдән, Сәрдә авылларыннан килгән алтмыштан артык егет һәм кыз катнашты.
-
Коллекторларга торак-коммуналь хуҗалык бурычларын җыярга рөхсәт ителергә мөмкин
Профессиональ коллекторлар тарафыннан бурычларны түләтү өлкәне җайга салырга һәм гражданнарны якларга ярдәм итәчәк, дип саный Гомумроссия Халык фронтының «Заемщиклар хокуклары өчен» проекты җитәкчесе.
-
Җәүдәт Фәйзи каберенә чәчәкләр салу тантанасында композиторның җыры башкарылды
Филармония хезмәткәрләре оештырган чарада Җәүдәт Фәйзинең талантын хөрмәт итүчеләр, туганнары, билгеле иҗат вәкилләре катнашты.
-
Әхмәтов: Җылы кыш уҗымнарны зәгыйфьләндерә, язга алар «яртылаш ач» булырга мөмкин
«Еврокыш» чәчүлекләргә тирән йокыга китәргә җай бирми, моның уңышта чагылыш табуы ихтимал.
-
Ш.З.Зиннуровны искә алу декадасы
МБГБУ “Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе”ндә үзенең 21 ел гомерен район мәгариф идарәсен җитәкләүгә багышлаган шәхес- Шамил Зиннур улы Зиннуровны искә алу ункөнлеге үткәрелде.
-
ПАНКЕЙК ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ
Панкейк –Америка белене. Аны сөт белән ясыйлар, коры табада кыздыралар. Алар кабарып, йомшак булып пешә. Иртәнге аш өчен менә дигән ризык инде менә. Гадәттә, аны сироп, арахис мае, джем белән ашыйлар.
-
Казанда тормозлары эшләмәү сәбәпле, трамвайлар бәрелешкән, ике пассажир травма алган
Авария бүген көндез Гвардия урамында булган.
-
Үткәннәргә кайтып...
Быел республикабыз халкы өчен генә түгел, райондашларыбыз өчен дә истәлекле ел. ТАССР төзелүгә – 100, Бөек Җиңүнең - 75 еллыгы белән бергә Саба районы оешуга һәм газетабыз нәшер ителә башлаганга да 90 ел тула. Шул уңайдан республика һәм районкүләмендә күптөрле чаралар оештыру күздә тотыла.
-
Һәрьяктан камил Камил абый
1964-1965 елның кышы. Без, ”Сельхозтехника” район берләшмәсенең ашлама чыгару отряды шоферлары, “Авангард” колхозы (Олы Шыңар) басуларына торф-тирес кертәбез. Берзаман күз ачкысыз буран башланды да, атна буена сузылды. Эш тукталды, без тозакта калдык. Көннәрнең берендә “Т-150”лесе белән Камил абый Галимҗанов килеп җитте.
-
ЯХШЫДАН ҮРНӘК, ЯМАННАН ГЫЙБРӘТ АЛ
16 гыйнварда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышының көн тәртибенә барлыгы 13 материал кертелгән иде.
-
Конкурста катнашыгыз
Райондашларыбыз 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу талисманын сайлап алу буенча илкүләм конкурста катнаша ала. Кеше, хайван, үсемлек, җансыз предмет – теләсә кайсы объект символ булырга мөмкин. Эшләр 10 февральгә кадәр кабул ителәчәк.
-
Шәхси хуҗалык – өстәмә акча
2018 елда шәхси хуҗалыклар сөт җыйнаучыларга 74497 литр продукция тапшырса, 2019 елда аның күләме 76445 литрга җитте. Сөт сатып алу бәяләре җәйге айларда уртача 18,50-19 сум тирәсендә тирбәлде. Ноябрь аеннан литры 21 сумга күтәрелде (сөт җыйнаучыларда төрлечә булырга мөмкин). Сыерлар саны бер ел эчендә нигездә артмады һәм кимемәде, 2557 баш тирәсе тәшкил итте.
-
Дания Заһидуллина: Яхъя Абдуллин милли фәнне булдырган шәхес
Татар галимнәре ТР Фәннәр Академиясенә остазларын искә алырга җыелды.
-
Февральдә дә зәмһәрир салкыннар көтелми
Шулай да, февраль, гыйнварга караганда, бераз салкынрак булыр дип фаразлана.