22 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Казан янында ир-ат һәм хатын-кыз һәлак булган аварияне видеога төшергәннәр
Бүген иртән Казан – Малмыж трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булды.
-
Мишустин: Кешеләр үзгәрешләр күрсен өчен илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кирәк
Россия Премьер-министры Хөкүмәтнең яңа составтагы беренче утырышын уздырды.
-
ЧИШМӘЛӘР – ХАЛЫК БАЙЛЫГЫ
Безнең Сатыш авылында хәйран гына ерактарак өч урында чишмә бар иде. Берсе Чәбки-Саба янында, икенчесе – тагын да еракта, өченчесе – Урта Саба белән Сатыш арасында. 1950-60 елларда авыл халкы менә шушы чишмәгә (рәсемдә) йөрде. Ул вакытта су колонкалары юк иде әле.
-
БҮЛӘК ТАПШЫРЫЛДЫ
Татар Икшермәсе авылында туып-үскән якташыбыз, популяр җырлар авторы, артист-вокалист Айдар Тимербаевка «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән исем бирелүе турында хәбәр иткән идек. 13 гыйнварда Казан шәһәренең «Уникс» концертлар залында Айдар Тимербаев җырларыннан төзелгән зур концертта район башлыгы Рәис Миңнеханов Айдар Тимербаевны мактаулы исем белән тәбрикләп, күкрәк билгесен тапшырды.
-
Рөстәм Миңнеханов Абай Кунанбаевның 175 еллыгы уңаеннан флешмобта катнашты
Татарстан Президенты бөек казах шагыйре, композитор һәм мәгърифәтченең шигырьләрен укыды.
-
ЯШЕЛ ҮЗӘНДӘ ДӘ СЫНАТМАДЫЛАР
Районыбыз чаңгычылары 16-19 гыйнварда Яшел Үзәндә «Маяк» спорт комплексының чаңгы трассасында 15-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Олимпия уеннары призеры Андрей Ларьков призына чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Быел ярышларны 24 муниципаль районнан 160тан артык чаңгычы берләштерде. Шулар арасында Сабадан Камилә Сөләйманова 3 километрга классик стильдә –3нче, 5 километрга ирекле стильдә 1нче урынны яулады. Сабина Хәбирова әлеге стартта 2нче урынны алды.
-
Татарстанда пестицидлардан бушаган 40 тоннадан артык тара утильләштерүгә җибәрелде
2019 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан үсемлекләрне яклау чараларыннан бушаган 25,9 тоннадан артык канистр һәм 14,8 тоннадан артык биг-беглар кабат эшкәртүгә җибәрелде, бу узган елдагыдан 3 мәртәбә диярлек күбрәк.
-
Илкүләм проект буенча Кукмара районында Балтач-Шәмәрдән юлы төзекләндереләчәк
Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә.
-
КАДЕТЛАР КИЛӘЧӘКНЕ УЙЛЫЙ
Узган атнада “Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре Икшермә кадет мәктәбе-интернатының югары сыйныфлар укучылары белән очраштылар. Бу чара күчмә Ачык ишекләр көне форматында узды.
-
«Ак Барс» хоккейчылары, капкаларын «коры» калдырып, Мәскәүдән җиңү белән кайта
«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Салават Юлаев»ка каршы үткәрәчәк.
-
Хәлил Шәйхетдинов 2020 елда узачак спорт вакыйгаларын атады
Төп чараларның берсе - 20-27 августта Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре уеннары.
-
«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтында Интернет радио эшли башлады
Тест режимында «Татарстан авазы» дип исемләнгән татарча интернет-радио эшен башлап җибәрә.
-
Татарстанда бал кортларына паспорт ясаячаклар
Хуҗасы, урыны һәм умарта күчләренең саны турындагы мәгълүмат булган документны һәр умартачылыкка бирәчәкләр.
-
Машина йөртүче «Газель»дән юлга коелган сырны кире кайтаруларын сорый
Видеода Теләче районында юлда зур сыр партиясе таралып ятуы күренә.
-
КАР АЗЛЫК КОМАЧАУЛАМАДЫ
Кар булмау сәбәпле, 2019-2020 еллар кышының чаңгы сезоны соң ачылды. Инде температура плюс 2гә кадәр күтәрелеп, яуган кадәре дә суга әйләнә башлагач, “Тimerman” спорт ярышлары сериясе буенча 18 гыйнварда Сабада билгеләнгән төнге чаңгы узышлары трассасында да кар бетү куркынычы туган иде. Шөкер, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тырышлыгы белән андый хәл булмады, барысы да программадагыча килеп чыкты.