Татарстанда пестицидлардан бушаган 40 тоннадан артык тара утильләштерүгә җибәрелде
2019 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан үсемлекләрне яклау чараларыннан бушаган 25,9 тоннадан артык канистр һәм 14,8 тоннадан артык биг-беглар кабат эшкәртүгә җибәрелде, бу узган елдагыдан 3 мәртәбә диярлек күбрәк.
Бу процесста Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Арча, Әтнә, Алабуга, Биектау, Баулы, Зәй, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Чирмешән районнары активлык күрсәтте.
Пестицидлардан бушаган тараларны утильләштерү авыл хуҗалыгында мөһим мәсьәләләрнең берсе, чөнки алар экологиягә үсемлекләрне яклау чараларының үзләреннән күбрәк тә зыян китерергә мөмкин.
Шуны әйтергә кирәк, 2016 елның 1 июленнән калдыклар белән эшләүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде, алар “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” 2014 елның 29 декабрендәге 458-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә билгеләнде. Калдыклар белән эшләү тәртибен бозган өчен Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.2 статьясы белән административ җаваплылык каралган. Бу статьяның санкцияләре 300 мең сумга кадәр штраф түләтүне һәм предприятиенең эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып торуны күздә тота.
2018 елдан “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы республикада буш таралар һәм биг-беглар турында мәгълүмат җыю белән шөгыльләнә башлады. Тараларны җыю һәм чыгару махсуслаштырылган оешма тарафыннан, кирәкле барлык документларны тапшырган килеш, түләүсез башкарыла.
Республиканың күпчелек хуҗалыклары, тараларны үзәкләштерелгән рәвештә җыеп, үсемлекләрне яклау чараларын бирүчеләргә җибәрәләр.
2020 елда да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк.
Хуҗалыкта буш таралар булса һәм алар тапшырырга әзер икән, (843) 277-88-80 телефоны аша йә E-mail: rscrtzr@mail.ru электрон адреска мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: Информационно-Технологический Отдел филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан
Чыганак: Информационно-Технологический Отдел филиала ФГБУ "Россельхозцентр" по Республике Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев