22 февраль 2015 яңалыклары
-
“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең яңа туган бозаулары өйле булган
Соңгы вакытта кулланышта булмаган, буш торган элекке бәрәңге подвалын чистартып, төзекләндереп, түбәсен ябып, бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен профилакторий булдырганнар. Биредә 5 градус салкын. Моңарчы тудыру бүлегендә аерым бүлемнәрдә яшәгән яшь малларның кечкенә "өй"чекләре чиста, якты, үтәли җил дә куркытмый. Асларына көн саен коры салам түшәлә. Җыелган тирес даими...
-
Казанның җиденче номерлы роддом коймасына сумка белән бала калдырып киткәннәр
Бу коточкыч хәл турында 21 февраль көнне сумканы табучы хатын кыз полицияга хәбәр итә. Сумка чүп сала торган контейнерлар янында эленеп торган була. Үле бала гәүдәсе шул ук көнне экспертизага җибәрелә. Хәзерге вакытта баланын анасын эзләү буенча эшләр алып барыла.
-
Кичә биатлон ярышында 21 яшьлек Алинә Якимкина вафат булды.
Төмән шәһәрендә үткән Россия Кубогы ярышларында катнашучы Алинә Якимкиның чыгыш ясаганда йөрәге туктый. Чыгыш ясаганчы кызның сәламәтлеге белән бернинди проблемалар да булмаган. Алинә Якимованың гәүдәсен туган шәһәре Тубән Камада җирлиячәкләр, дип хәбәр итә ТАСС җәмгыяте.
-
Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны башлана
Татар телендә хаталы язылган элмә такта табарга кирәк була. Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны башлана. Бу чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм "Ватаным Татарстан" газетасы гамәлгә куя. Марафонның бурычы - татар телендә грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталар белән язылган элмә такта, мәгълүмат таблосы, юл билгесе, баннер,...