22 март 2022 яңалыклары
-
Төбәк авылында яшәүче Корбанова Әминә Бәдри кызына - 90 яшь
Юбилярны РФ Президенты Владимир Путин һәм район җитәкчеләре исеменнән авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин котлады һәм бүләкләр тапшырды.
-
23 мартка һава торышы
23 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы 0..-5˚, аязганда -8˚, көндез +3..+8˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Тимершык авыл җирлегендә итекле хоккей ярышы узды
19 март көнне Тимершык авыл җирлеге хоккей мәйданчыгында Гарипов Минияр Әхматнур улы, Мубараков Айнур Илдус улының якты истәлекләренә итекле хоккей уеннары үткәрелде.
-
Сатышта бәйләү буенча мастер-класс узды
Сатыш авылы музей-мәдрәсәсендә "Куллар беркайчан да ялны белми" дигән темага бәйләү буенча мастер-класс узды.
-
Урта Саба авылында "Җырлыйк әле" музыкаль шоу-программа үтте
20 нче март көнне Килдебәк авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән Урта Саба авыл клубында "Җырлыйк әле" дип исемләнгән музыкаль шоу-программа үткәрделәр.
-
19-20 март көннәрендә “Сабантуй” спорт мәктәбендә конкур буенча ярышлар булып узды
Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбе, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән спортчылар көч сынашты.
-
Саба гимназиясе кабат беренчелекне алды
18-19 нчы март көннәрендә Лениногорск шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары республика этабы булып узды. Безнең район данын Саба гимназиясе укучылары (җитәкчеләре – Гайнуллин Илнар һәм Ахтямов Алмаз) якладылар.
-
Шәмәрдәндә чаңгы сезонын ябу ярышлары нигезләмәсе
Ярышлар 25 март көнне 15:00 сәгатьтә узачак.
-
Россиядә Meta эшчәнлеген тыю WhatsApp мессенджерына кагылмаячак
Facebook һәм Instagram социаль челтәрләреннән аермалы буларак, мессенджер «мәгълүматны халыкка таратмый», дип аңлатты судья.
-
Гидрометүзәк: Татарстанда шимбәгә кадәр җылы булачак
Бүген республикада көндез +6 градус.