18-19 нчы март көннәрендә Лениногорск шәһәрендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары республика этабы булып узды. Безнең район данын Саба гимназиясе укучылары (җитәкчеләре – Гайнуллин Илнар һәм Ахтямов Алмаз) якладылар.

Алар видеоролик, йөзү, бадминтон, җиңел атлетика, стритбол ярышларында катнашып, 1 нче урынга лаек булдылар.
Алга таба Саба гимназиясе командасы әлеге ярышның Россия этабында республика данын яклаячаклар. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә киләсе ярышларда уңышлар теләп калабыз.




Чыганак: saby.tatarstan.ru
Нет комментариев