Марат Кәримов: «Сайлаган депутатларыбыз Федераль үзәк белән тыгыз эшләп, республика максатларына ирешсеннәр»
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов Сабаның 2482 номерлы сайлау участогында тавыш бирде.
Илебез буенча өч көн дәверендә сайлаулар бара – бердәм рәвештә Дәүләт Думасы депутатларын сайлыйбыз. Киләсе бишьеллыкта без сайлаган депутатлар халкыбыз мәнфәгатьләрен тиешенчә кайгыртып, дөрес, гадел кануннар кабул итеп, сәяси тынычлыкта, матур гына яшәргә һәм эшләргә язсын.
Үзебезнең гражданлык позициябезне күрсәтеп сайлаган депутатларыбыз арасыннан көчлеләре, гаделләре җиңәр һәм алга таба Федераль үзәк белән тыгыз эшләп, уңышлы эшләп, республикабыз куйган максатларга ирешеп, үзләренең вазыйфаларын тиешенчә башкарырлар дип ышанабыз. Уңышлар аларга", -диде башкарма комитет җитәкчесе.
Нет комментариев