Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Лесхоз бистәсендә гражданлык бурычын үтәде
Көн темасы

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов Лесхоз бистәсендә гражданлык бурычын үтәде

Саба районының Лесхоз бистәсе үзәгендә урнашкан 2462 номерлы сайлау участогында бүген бәйрәм рухы сизелә — сайлау комиссиясе әгъзалары һәм күзәтүчеләр соңгы сайлаучыларны кабул итәргә әзер.

 Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов сайлау участогына иртәнге сәгатьләрдә килеп, гражданлык бурычын үтәде. 

«Һәрбер кешенең тавышы кадерле. Безнең район халкы бу мөһим сәяси вакыйгага һәрвакыт зур җаваплылык белән карый. Сайлаулар — ул безнең уртак киләчәгебезне билгеләү мөмкинлеге», — дип ассызыклады Рәис Миңнеханов комиссия әгъзалары белән аралашу барышында.

Лесхоз бистәсе халкы да район җитәкчесенең фикерен куәтли. Участок ябылуга санаулы сәгатьләр калса да, биредә халык агымы туктамый.

 Тавыш бирүнең беренче ике көне нәтиҗәләре буенча инде сайлаучыларның күпчелеге үз хокукларыннан файдаланган, әмма якшәмбе иртәсе дә активлыкның югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә.

Лесхоз бистәсенең сайлау участогы комиссиясе
Лесхоз бистәсенең сайлау участогы комиссиясе 

 


Нет комментариев