Саба үзәк район хастаханәсе коллективы сайлауларда катнаша
Көн темасы

Саба үзәк район хастаханәсе коллективы сайлауларда катнаша

Саба үзәк район хастаханәсе — районның иң зур һәм җаваплы оешмаларының берсе. Биредә эшләүче табиблар, шәфкать туташлары һәм башка медицина персоналы сәламәтлек сагында гына түгел, илнең киләчәген билгели торган мөһим сәяси вакыйгада да актив катнашалар.

Сайлау кампаниясе көннәрендә хастаханә коллективы традицион рәвештә югары гражданлык активлыгы күрсәтә. Көне буе авыруларны кабул итеп, операцияләр ясап, ашыгыч чакыруларга чыгучы медицина хезмәткәрләре смена бетүгә яки ял көннәрендә сайлау участокларына юнәләләр. Алар арасында озак еллар дәвамында сайлаулардан калмыйча,  тавыш бирүче ветераннар да бар.

Хастаханә администрациясе һәм профсоюз комитеты хезмәткәрләр өчен барлык шартларны да тудырган. Эш графигы тавыш бирү өчен уңайлы вакытка яраклаштырылган, ә сайлау участоклары учреждениедән ерак түгел урнашкан. Моннан тыш, күп кенә бүлекләрнең дежур составы исә, сменада булуларына карамастан, участок комиссиясе әгъзалары ярдәмендә эш урыннарында тавыш бирү хокукыннан файдалана ала.

 


Нет комментариев