Сайлау участокларына килә алмаучы 90 яшьлек Рәкыйбә әби Гатауллинага Байлар Сабасында сайлау комиссиясе өенә үзе килеп, тавыш бирү мөмкинлеген тудырды
Сайлауга хокукы булган кеше тавыш бирү урынына нигезле сәбәп аркасында килә алмаса, сайлаучы өендә тавыш бирә ала . Байлар Сабасында гомер кичерүче Рәкыйбә әби Гатауллина да нәкъ шулай эшләде.
Сәламәтлеге белән бәйле рәвештә сайлау участогына үзе бара алмагач , сайлау комиссиясе әгъзалары аның йортына үзләре килделәр
Мәртен авылында туып үскән Рәкыйбә апа бүгенге көндә Байлар Сабасында кызы Миләүшә гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә . Шунысы сокландыргыч: ул гомере буе актив гражданлык позициясен саклый — сайлаулардан калганы юк икән!
«Тормышым бик көйле, Аллаһка шөкер. Үткән тормышыма да, хәзерге көнемә дә зарланырлык түгел», — ди 90 яшьлек әбиебез .
Күңел күтәренкелеген һәм саф тавышын саклаган Рәкыйбә апа безгә матур итеп җырлап та күрсәтте . Олы буынның ихласлыгы, яшәү дәрте һәм туган ил язмышына битараф булмавы менә шундый вакыйгаларда күренә дә инде!
Чыганак: Саба муниципаль районы сайты
Нет комментариев